Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Гаделлек төзелеше!”

Халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган 1 Май Әлмәт муниципаль районында быел да оешкан төстә узды. Нефтьчеләр мәйданы һәркемне Яз һәм Хезмәт бәйрәменә чакырып иртәдән үк гөрли башлады.

Митинг Әлмәт шәһәре һәм районы профсоюзлары координацион советы рәисе М.М.Шәрәповның чыгышы белән башланып китте. Мансур Мөкатдәсович Россиянең бәйсез профсоюзлары башкарма комитеты 1 Майны "Гаделлек төзелеше!" шигарәсе астында коллектив гамәлләр көне дип игълан итүен, Әлмәт профсоюзларының әлеге инициативага теләктәшлек күрсәтүен хәбәр итте. Профсоюзлар, һәрвакыттагыча, лаеклы хезмәт, эш хакларының артуы, ышанычлы социаль гарантияләр, эш урыннарының куркынычсызлыгы ягында. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бүген предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең 18 проценттан артыгының хезмәт хакы кулланучыларның минималь бюджеты (9117 сум) кадәр дә түгел. Хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан 19 процентка калыша. М.М.Шәрәпов һаман да эш хакларының тоткарлануы күзәтелүен, яшьләрнең эшкә урнашуының да кискен проблемаларның берсе булуын ассызыклады.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе М.Х.Салихов әлмәтлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, Яз һәм Хезмәт бәйрәменең төрле буын, төрле һөнәр кешеләрен берләштерүен, аның күптән инде яңа өметләр, яхшыга үзгәрешләр символына әверелүен билгеләп үтте. Мәҗит Салихович намуслы хезмәт куеп, район үсешенә зур өлеш кертеп, лаеклы ялга киткән ветераннарга бәйрәм көннәрендә аерым рәхмәт хисләре белдерелүен җиткерде. Тырыш Әлмәт халкы 1 Май бәйрәмен күркәм нәтиҗәләр белән каршылый. I кварталда предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан 60 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, хезмәт күрсәтелгән. 39 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, шуның 14 меңе социаль ипотека буенча. 32 Бөек Ватан сугышы ветераны уңайлыклары булган фатир алуга кәгазь алган, 25 е торак шартларын яхшырткан. Быелның өч аенда шәхси хуҗалыкларны үстерүгә барлыгы 32 миллион сумлык 143 кредит алынган. Район башлыгы уңышлар белән беррәттән хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләргә дә тукталды. "Бүген без эшче кадрларга кытлык кичерәбез. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Моның өчен һөнәрнең абруен күтәрергә һәм анда яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Без бу юнәлештә чаралар күрәбез," - диде ул. М.Х.Салихов митинг барышында Кәримовлар гаиләсенә ана капиталы алуга алты меңенче сертификатны тапшырды.

"Татнефть" ААҖ төбәкара профсоюзлары оешмасы рәисе Г.К.Яруллин да компаниянең бәйрәмне предприятиеләрнең тотрыклы эшчәнлеге белән каршылавын хәбәр итте. "Күрелгән чаралар агымдагы елга куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Эш урыннары сакланды, хезмәт хаклары үзвакытында һәм тулысы белән түләнә", - диелде чыгышта. Тариф ставкасы 1 гыйнвардан 10 процентка арткан булса, икенче яртыеллыкта аны тагын 5 процентка арттыру планлаштырыла. Җиңү көне уңаеннан компаниядә хезмәт куйган Бөек Ватан сугышында катнашучыларга 5 мең сум, толларга 3 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 2,5 мең сум матди ярдәм күрсәтеләчәк. Узган ел "Татнефть" кабул ителгән барлык социаль программаларны, шул исәптән торак төзелеше һәм ипотека кредиты буенча билгеләгәннәрне, коллектив килешүендәге гарантияләрне үтәгән.

Митингта шулай ук шәһәр Советы депутаты ,"Энергоремстрой" җәмгыяте җитәкчесе А.М.Каюмов, "Аек Әлмәт" клубы җитәкчесе В.Ә.Фәхриев, КПРФның Әлмәт бүлеге беренче секретаре В.А. Кадомцев һәм башкалар чыгыш ясады.

Концерт программасы, сәүдә рәтләре гөрләгән арада традицион җиңел атлетика эстафетасы башланды. Анда 800 ләп кеше катнашты. Мәктәпләр арасында финишка беренче булып 7 нче мәктәп егетләре һәм 2 нче лицей кызлары килде. Ссузлар арасында политехникумның, вузлар буенча АГНИның егетләре һәм кызлары иң җитезләре булып чыкты. Предприятиеләрдән "Татинтек" беренче, "Елховнефть" идарәсе икенче, "Әлмәтнефть" өченче урынны алды. Төштән соң бәйрәм шәһәр паркында дәвам итте.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250