Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдрахман белән Тайсуган бәйрәм итте

Бүген авылларда Сабантуйлар гөрләде.

Габдрахман һәм Тайсуганда Сабантуй кунакларын республиканың атказанган культура хезмәткәре Җәүдәт Иктисанов җитәкчелегендәге үзешчәннәр җыр-биюләр белән каршы алды. Театральләштерелгән чыгышны Әлмәт ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дәвам итте. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов бәйрәм белән котлап, фидакарьләргә бүләкләр тапшырды. Быелгы "Басу батыры"на традиция буенча бәрән бирделәр. Берәүләр милли уеннарда үзен сынаган арада, икенчеләр концерт карап хозурланды. Авыл халкына Бәширә Насыйрова моңлы җырларын бүләк итте. Концертны Гөлназ Сәфәрова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса