Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш башланды

Әлмәттә мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру программасы старт алды. Мәгълүм булганча, программага безнең 3 мәктәп: 2 һәм 7 нче, Урман Кәләе мәктәпләре кертелде.

Капиталь ремонт үз эченә түбәне, ишек-тәрәзәләрне, санузелны алыштыруны, инженерлык инфраструктураны, бинага керү урыннарын ремонтлауны алган. Бүген ремонт мәктәпләрнең өчесендә дә алып барыла. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов мәктәпләрне карап йөргәндә алардагы эшләр барышы белән танышты.

2 нче мәктәпне ремонтлауга республика программасы буенча 7 миллион 407 мең сум акча бүлеп бирү каралган. Программа исемлегенә кертелмәгән эшләрне башкаруга "Татнефть" ААҖ 5 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирә. Чөнки мәктәпнең фасады, теннис корты һәм башка урыннары ремонт, үзгәртеп корулар сорый. Подряд оешмасы "Имиджстрой" фирмасы спорт залында һәм санузелда демонтаж эшләрен башлаган.

7 нче мәктәп укучылары язгы каникулдан соң укуларын яңа янкормада дәвам итәчәк. Бинаның 1956 елда ук төзелгән иске өлешендә бүген ремонт тулы көчкә бара. Подряд оешмасы "Капремстрой" ҖЧҖ тарафыннан 1 һәм 2 нче катлардагы ишекләр, иске электрүткәргечләр, сантехника сүтеп алынган. Мәктәп директоры Наталья Клементьева әйтүенчә, төзүчеләр эшкә тиз темплар белән керешкән. Бүген биредә 18 кеше эшли. Республика бюджетыннан ремонтка 7 миллион 353 мең сум акча бүлеп бирелә. Иске мәктәпнең идәннәрен, фасадын да ремонтлау зарур һәм башка урыннар да игътибар сорый. Моның өчен, әлбәттә, иганәчеләр кирәк.

Урман Кәләе мәктәбе аеруча авыр хәлдә. Ремонттан соң бина яңа төсмер алачак. Монда ремонт эшләрен «Комплектстрой+» ҖЧҖ алып бара. Район башлыгы килгәндә эшчеләр ишекләрне, тәрәзәләрне һәм түбәне сүтү белән мәшгуль иде. Капиталь ремонтка барлыгы 5 миллион. 128 мең сум акча бүлү планлаштырылган.

Мәҗит Салихов төзүчеләргә ремонт эшләренең сыйфатлы һәм графиктан кичектерелмичә алып барылырга тиешлегенә күрсәтте. Иң мөһиме - уку процессына зыян килергә тиеш түгел. Капиталь ремонт барышын район башкарма комитеты, капиталь төзелеш һәм мәгариф идарәләре, мәктәп директорлары һәм ата-аналар контрольдә тота.

Л.Сибгатуллина.

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250