Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Егетләр, әзер торыгыз!

30 март көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов рәислегендә язгы чакырылыш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда узган елның көзге чакырылыш нәтиҗәләре тикшерелде һәм агымдагысына бурычлар билгеләнде.

Көзге чакырылышта муниципаль районнан 327 ир-егет армия сафларына озатылган. Аларның күпчелеген югары һәм урта һөнәри белем алучылар тәшкил иткән. Хәрби учетта торучылар арасында җинаять җаваплылыгына тарттырылганнары, хөкем ителгәннәре дә байтак һәм алар саны елдан-ел арта бара. Мисал өчен, 2010 елда ирекләреннән мәхрүм ителү сәбәпле 21 кеше хәрби учеттан төшерелсә, 2011 елда - 34 егет. Бүгенге көндә биредә хөкем ителгән 296 кеше исәптә тора. Бу хакта ТР Хәрби комиссариатының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Р.Сабиров җиткерде. Аның сүзләренә караганда, оешма-предприятие, уку йортлары һәм авыл җирлекләре хәрби хезмәткә чакырылучылар белән максатчан эшчәнлек җәелдерә. Әмма Ватан алдындагы бурычларын үтәүдән качып йөрүчеләр белән эш сүлпәнрәк оештырыла. Бу уңайдан язгы чакырылыш кампаниясен нәтиҗәле уздыруны тәэмин итү буенча уку йортлары җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына бурычлар билгеләнде. Утырыш барышында югары һәм урта махсус белем бирү йортлары ректорлары, директорлары, һәр авыл җирлеге башлыгы комиссия әгъзалары алдында хәрби комиссариатка чакырылган, ләкин вакытында килмәгән, шулай ук солдат шинелен киюдән качып йөргән егетләр турында җавап тотты, кайберләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әлмәт дәүләт нефть институты, мәсәлән, әлеге юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүче уку йортларының берсе санала. Биредә булдырылган "Бастион" хәрби-патриотик клубы егетләрне армиягә әзерләүдә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Быелгы язгы чакырылыш башкаларыннан кайбер үзенчәлекләр белән аерылып тора. Беренчедән, егетләрне финанс яктан тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Аларга чакырылыш пунктларында беренче тапкыр банк карталары өләшенәчәк һәм ай саен исәп-хисаи счетларына 2 мең сум күләмендә акча күчерелеп барачак. Моннан тыш, җыелма пунктларда армиягә чакырылучыларга "язгы-җәйге чор" булуга да карамастан, кышкы киемнәр дә биреләчәк.

Тагын бер үзенчәлек - быелдан башлап армиягә чакыру кәгазьләрен йортларга барып тапшыру гамәлдән чыгарыла, егетләр чакырылыш башланганнан соң ике атна эчендә хәрби комиссариатка үзләре барырга тиеш - Дәүләт Думасына Федераль Совет тарафыннан шундый закон проекты тәкъдим ителде. Монысы көзге чакырылышта булыр дип көтелә. Вакытында килмәүчеләр исә җинаять җаваплылыгына тарттырылачак.

Утырыш ахырында язгы чакырылыш комиссиясенә бурычлар җиткерелде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://www.moe-online.ru/news/view/225957.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250