Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге халыкны мал-мөлкәтләренә игътибарлы булырга чакыра

Бу хакта хокук сакчылары кисәтә. Сәбәбе җитди - соңгы вакытта фатирдан урлау очраклары арткан.

Күп вакытта мондый төр җинаятькә без, шәһәрдәшләр, үзебез гаепле. Килешәсезме? Хәтерләгез, кичен эштән кайткач, артыгыздан кайтучыларны уйлап, фатир ишеген бикләми калдырганыгыз бар, ләбаса. Бу бигрәк тә хатын-кызларга хас сыйфат. Ишек катында сумкасын, өс киемен (затлы тун гадәти күренеш хәзер) калдырып, хуҗабикә йорт мәшәкатьләренә чума. Ә караклар мондый ваемсызлыкны көтеп кенә тора. Хәтта шундый төр җинаятьләрдә "азау ярганнары" күп. Алар подъезд буйлап ишек тоткаларын тикшереп йөри. Ачыгына тап булсалар, аларны да, ишеккә якын яткан сумканы, акча янчыгын, телефон һәм кайры тунны (яки чәшкесен), кем әйтмешли, "ай күрде, кояш алды". Ачык ишеккә "борын төртүдән" кала, подъездга эләгү иң җиңел гамәл алар өчен. Хәтерләгез, "кем ул" дигән сорауга домофон трубкасыннан "мин" дигән җавап ишетү гадәти күренеш. Ярый ла, ишек артындагы "мин" сезгә мәгълүм зат булса?! Икенче очрак. Син хәтта "кем?" дип сорарга өлгермисең, элемтәнең теге очыннан "күршеләрегез бу" диюгә, "ачкычны онытканбыз, ачыгыз, зинһар"ны тыңлап бетермичә, "ачкыч" төймәсенә басабыз. "Кайсы күрше" дип төпченеп торганнарны күргән юк (кичерегез, минем дә гадәткә кермәгән ул).
Оператив мәгълүматлар буенча республиканың көнъяк-көнчыгышында (!) кыска кара чәчле, 30-40 яшьләрдәге ханым (бу угрының үзенчәлекле билгесе шул - теш арасы киртекле) нәкъ шундыйларның берсе. Күптән түгел каракны Лениногорск шәһәрендә күргәннәр. "Ханым" такси хезмәтеннән файдалана, диләр. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге барлык шәһәрдәшләрне мал-мөлкәтләренә игътибарлы булырга һәм гап-гади куркынычсызлык чараларын күрергә чакыра. Сүз уңаенда, таксистларга да бик ачылып китмәскә киңәш итә тәртип сагында торучылар. Аларның да бит караклар белән бер сүздә булуы ихтимал.
Статистика буенча, фатирдан урлау очраклары милек белән бәйле җинаятьләрнең саллы өлешен алып тора икән. Һәм ачылмаган җинаятьләр исемлегендә дә алар күпчелек. Шуңа күрә урланганны эзләүгә караганда угрыдан саклану җиңелрәк. Моның өчен фатирдан "үтә алмаслык крепость" ясау кирәк тә түгел, ди полиция хезмәткәрләре. Игътибарлылык та җитә. Юкка гына халык "урлаган бер языклы, урлаткан мең языклы" димәгән.
Ләйләгөл Шәфыйгова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X