Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Доллар салынган сумкага юлыккан әлмәтле аның хуҗасын үзе эзләп тапкан

Ләйсән Шәмсекәева, Әлмәттә урнашкан кибетләрнең берсендә долларлар салынган сумка табып, аны хуҗасына кайтарып биргән. Хатын-кыз сумкасында 187 мең сум акча булган!

- 23 май кичендә балаларым белән кибеткә юнәлдем. Аяк киемнәре бүлегендә буш тартмалар астында яткан сумкага юлыктым, - дип сөйли Ләйсән. - Иң элек мин аны өр-яңа сумка дип уйлап витринага куярга уйлаган идем, тик аның шактый авыр булуын күреп эчен ачып карадым. Анда бер пачка доллар һәм берничә Россия акчасы да бар. Без кем дә булса бу табылдыкны эзләп килер, дип көттек, тик хуҗа кеше күренмәде.

Сумкада Ләйсән пластик банк карточкасын да таба һәм икенче көнне иртән үк салым инспекциясенә шалтырата. (Ләйсән - салым инспекторы, әлегә бала карау буенча ялда утыра.) Инспекция хезмәткәрләре бу ханымның Әлмәт районында яшәмәвен ачыклыйлар, аның адресын әйтәләр. Ул Азнакай кешесе булып чыга.

Азнакайга шалтыратып, Ләйсән әлеге кызның өй телефонын белмәкче була, тик әлеге адрес буенча номер теркәлмәгән булып чыга. Ул кабат кибеткә барып акчалы сумканы эзләүчеләр булмаганмы, шуны белешә. Тискәре җавап ишеткәч, үз телефон номерын биреп калдыра.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди халык. Ләйсәнгә сумка хуҗасын табу насыйп була. Ул пластик карта номеры буенча банкка шалтырата, биредә аңа кызның кәрәзле телефон номерын бирәләр.

- Шалтыратудан соң ике-өч сәгать тә үтмәде, Азнакай кызы сумкасы артыннан килеп тә җитте һәм шул ук төндә Төркиягә ял итәргә китте. Аңа шул рәвешле уңыш елмайды. Миңа да уңыш елмайды, әлеге табышны хуҗасына кайтарып бирергә насыйп булды. Башка кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмый ич, - дигән фикердә Ләйсән.

Югалган сумка белән вакыйга моның белән генә тәмамланмый әле. Азнакай кызы әлеге югалту турында Әлмәтнең полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән булып чыга, сумка табылгач исә Ләйсәнгә бу турыда тиз арада хокук сакчыларына хәбәр итәчәген белдерә. Ә үзе моны эшләми. Бер атнадан Ләйсәнне сорау алуга чакыралар (хәтерләсәгез үз номерын кибеттә калдырган иде бит). Ә сумканың хуҗасына кайтарылган булуын ишетеп бик аптырашта кала алар. Хуҗа кыз Төркиядә кызынган вакытта Әлмәттә аның югалган сумкасын эзләү белән мәшгуль булалар.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250