Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Динә Гарипова «Евровидение-2013» бәйгесендә катнашачак

"Беренче канал"ның "Голос" тапшыруында җиңү яулаган Динә Гарипова «Евровидение-2013» конкурсында Россия данын яклап чыгыш ясаячак.

Әлеге проектта искиткеч чыгыш ясаган Яшел Үзән кызы Швециянең Мальме шәһәренә юл алачак.

Бу турыда Беренче канал җитәкчелеге карар кылган.

Әлеге мәртәбәле музыкаль конкурста Россиядән кем чыгыш ясаячагын билгеләү Европа тапшырулары союзы әгъзалары - Беренче канал һәм "Россия 1"гә йөкләнгән. 2013 елда чират Беренче каналда була. Канал җитәкчелеге сайлап алу туры үткәреп тормыйча гына, кандидатураны үзләре сайлап куярга карар кыла. Европа илләрендә нәкъ менә шулай эшләнә дә: "Евровидение"гә музыкаль телебәйгедә җиңү яулаган җырчы бара.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250