Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чыңлады соңгы кыңгырау

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел Әлмәт төбәгендә урнашкан мәктәпләрдә 3125 егет-кыз кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак, шул исәптән 1064 е 11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басачак.

Кадерле укучыларны гомерләрендәге күркәм вакыйга белән котлау өчен уку йортларына башкарма комитет һәм мәгариф идарәсе вәкилләре, әти-әниләр, укытучылар, мәртәбәле кунаклар җыелды. 1 нче лицейны тәмамлаучыларны бәйрәм белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте. Биредә агымдагы елда 35 егет белем учагы белән хушлаша. Араларында бер укучы алтын һәм 2 егет көмеш медальгә дәгъва итә. Лицей 19 ел эшләү дәверендә җәмгыятебезгә төпле белемле укучылар тәрбияләп чыгарган. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, бәйгеләрдә аларның урыннар яулаулары, мәктәп елларыннан соң ныклы адымнар белән тормыш юлыннан атлаулары шул хакта сөйли. 1 нче лицей башка белем йортларыннан үз кагыйдәләре, үзенчәлекле яклары белән аерылып тора. Бүгенге чыгарылыш укучылары кайчандыр зур бәйге узып, 1 урынга 10 ар бала дәгъва итеп 7 нче сыйныфка укырга килгән егетләр. Биредә аларга рус, татар, инглиз, төрек телләрендә белем бирелде.
- Быелгы чыгарылыш укучыларының үз кыйблаларын табачакларына ышанам. Бүген алар бик җаваплы чорга, мөстәкыйль юлга аяк баса. Нәкъ менә сез - шәһәребез һәм районның, республиканың, илебезнең таянычы. Туган төбәгебезнең киләчәге сезнең гамәлләргә һәм карарларга бәйле. Җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып хезмәт итегез, сынауларны уңышлы узыгыз. Хәерле юлга! - дип изге теләкләрен юллады Мәҗит Салихов һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләде. Бәйрәм сәбәпчеләрен мәгариф идарәсе начальнигы Наҗия Хәйдарова да кайнар котлады: "1 нче лицейда белем алган укучылар бик бәхетле. Бар яклап та лидер булган мәктәп кенә лидер укучылар тәрбияли ала. Биредә егетләр үзаллы фикер йөртергә, нәтиҗәләр чыгарырга, үз карашларын белдерергә өйрәнде. Бу сыйфатларның барысы да алга таба сезгә бик кирәк булачак". Чыгарылыш укучыларына бу көнне лицей директоры Фаил Яруллин, ата-аналар комитеты вәкилләре, укытучылары да изге теләкләрен җиткерде. Җавап итеп егетләр аларга моңлы җырларын, дәртле биюләрен юллады, мәктәп елларын искә алды.
Күңелле балачак иле, мәктәп еллары артта калды, алда - имтиханнар, зур тормыш. Хәерле юлга, кадерле чыгарылыш укучылары!
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250