Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Чит галәм кешеләре» Әлмәттә тамаша куйды [+ФОТОЛАР]

Урам театры бар кешене таң калдырды!


«Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә өр-яңа проект җәелдерде һәм шулай итеп быелдан нефтьчеләр каласында урам театры барлыкка килде Узган ялларда җырлый торган фонтаннарда беренче тапкыр Әлмәт урам театры «Лунатиклар» перформансын тәкъдим итте.

Кемнәргәдер урам театры гайре күренсә, күпләр аны җылы кабул итте. Балаларның гаҗәпләнүләрен һәм шатлануларын инде әйткән дә юк. Әлеге тамашаның режиссеры Алекс фикеренчә, билгесезлек тудыру һәм күзалларга зур җирлек тудыру - әлеге мини-спектакльне әзерләгәндә аларның төп максаты әнә шул булган.

- Чит ил планетасында яшәүчеләрнең Җиргә төшеп, халык белән тәүге танышулары дип тә атап булыр иде бүгенге чыгышны. Дебют әйбәт узды дип саныйм, әмма режиссер буларак әле эшлисе эшләр күп дия алам. Кимчелекләр дә башкаларга сизелмәсә дә күп булды, - дип сөйләде соңыннан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры режиссеры, креативлыкны үз эшендә еш кулланган, урам театрларында үзе дә уйнаган Алекс. - Халык белән аралашуны, бәйләнеш булдыруны урам театрының иң авыр өлеше дип атап булыр иде. Әмма ике арада ул бәйләнеш барлыкка килде.


- Россиядә урам театры фестивальләре юк дәрәҗәсендә. Әмма урам артистларын әзерләп, аларны профессиональ дәрәҗәгә күтәрсәң, бу сәнгатьнең киләчәге һишчиксез зур. Әлмәт халкына килгәндә - алар мәдәниятнең төрле юнәлешләрен аңлый торганнар. Артистларны һәм мәдәниятнең үзен үстергәндә генә халыкның культурасын да үстереп була, - дип Әлмәт урам театры режиссеры киләсе «Мәдәни мохит»тә Әлмәт ходулистларының чыгышлары белән хозурланып булачагын җиткерде.

Альбина Ягудина, ике бала анасы:
- Лунатиклар - шәһәр өчен яңалык билгеле, әмма кечерәк балалар бераз куркып калган төсле тоелды. Ә тулаем алганда урам театры идеясы әйбәт.


Фәүзия Макарова, пенсионер:
- Ошады гына түгел, гел сүзсез калдым. Безнең дәвердә мондый нәрсәләр гел булмады бит. Урам буйлап яки балаларны гади атынгычларда утыртып йөртер идек. Театр исә айга бер тапкыр да эләкмәде. Хәзер яшьләргә балалар үстерер өчен бөтен алшартлар да бар. Урам театрын карарга дип махсус килмәсәк тә, бүгенге чыгыштан таң калдык!

Раиль Хәйруллин, 15 яшь:
- Сюжетын аңламыйчарак калдым. Лунатиклар икәнен дә алып баручы
әйтмәгән булса белмәс идем. Бәлки бераз гадирәк персонажлар белән оештырырга кирәктер. Урам театры булса да, минемчә монда бер фикер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса