Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Кадер кичәсе 3 нче августтан 4 нче августка каршы кичкә туры килә

Ислам динендә Кадер кичәсе (Ләйләт әл Кадр) бик олуг, изге кичәләрдән исәпләнә


Ислам динендә Кадер кичәсе (Ләйләт әл Кадр) бик олуг, изге кичәләрдән исәпләнә. Быел ул 3 нче августтан 4 нче августка каршы кичкә туры килә.
Рамазан - күңелләр нечкәрә торган ай, сабырлык ае. Аның турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә: "Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу - Кадер киче, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып нәфел намазларын укып, сәхәр вакытында Аллаһыдан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһыга ирештереп торалар", - дигән сүзләрне әйтте.
Бу кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк дип Коръән кәримнең 97 нче сурәсендә: "Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк. Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә", - әйтелә.
Кадер кичәсенең башка кичәләр арасыннан сайланып алынуының сәбәпләре турысында галимнәребезнең фикерләре күптер. Бу сурәдә кадер кичәсенең олуглыгын раслап, кадер кичәсе дигән сүз 3 мәртәбә искә алынган. Бу кичәнең дәрәҗәсе дөрестән дә олы, чөнки бу кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт с.г.в.не пәйгамбәр итеп сайлый. Җирдә ящәүче бар халык өчен олуг бәйрәм итәрдәй Коръән иңә башлау вакыты , 610 нчы елның Рамазан аеның соңгы (бәлки 27 нче кичәдер) кичәләренең берседер ул.
Мең айдан да хәерлерәк дип әйтү бу кичәдәге эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк икәне, ягъни сәваплырак икәне аңлашыла. Фәрештәләрнең җиргә иңүләре Аллаһның бу кичәдә кешеләргә мәрхәмәтлелеген күрсәтә. Гөнаһларның гафу ителүе, дога кылучыларның догалары кабул ителәчәге аңлашыла.
Кадер кичәсенең билгеләре: бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакъ тулы ай кебек чыгар икән.
Кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамазан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә. Шулай булса да, пәйгамбәр аркылы ул кичнең ай ахырында булуы хакында берничә хадистә белгертә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кадер кичәне Рамазан аеның сонгы ун кичәсе арасыннан эзләгез", - дигән. Башка бер хадистә: Кадер кичәсен айның соңгы ун кичәләренең бүленми торган санга туры килгәне арасыннан эзләгез, дип әйтелгән. Пәйгамбәр (с.г.в.): "Кадер киче 27 нче яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр", - дип әйткән.
Галимнәрнең кайберләре 97 нче сурәдә ул дип кичәне белгерткән сүз 27 нче сүз булганлыктан, кадер кичәсе дә Рамазан аеның 27 нче кичәседер дип әйтәләр. Мөселман илләрендә дә гадәткә кергәнчә, 27 нче кичә кадер кичәсе итеп билгеләнә. Мөселманнар бу кичләрдә, бәйрәм көннәрендәге кебек, мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.

"Татар-мнформ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса