Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәттә - “Дакар” супер марафоны җиңүчеләре [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәткә “Дакар” супер марафонында җиңгән “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары килде.

Әлмәтлеләр аларны зурлап каршы алды. Яшьләр белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Кадрлар резервы” республика проекты җитәкчесе Андрей Петухов та катнашты. Башта кунаклар игътибарына район тормышы чагылдырылган фильм тәкъдим ителде. Шушында ук “Нефтьче” Мәдәният сараеның тамаша залында утыручылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, анда якташларыбызның чыгышы белән дә таныша алды. Билгеле булганча, команда әлеге супермарафонда күптапкырлар призлы урыннар яулады, 15 тапкыр җиңүче булды. Быел команда ралли-марафонда 27 тапкыр катнашты һәм алар алтын һәм бронза белән кайттылар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, машина “Татнефть” ягулыгын сала. Команда җитәкчесе Владимир Чагин, пилотлар Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев бу аларның уртак җиңүе булуын искәрттеләр. Яшьләр форсаттан файдаланып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, рәхәтләнеп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса