Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бертавыштан сайланды

13 март көнне Әлмәт шәһәре Советының XIV утырышы һәм Әлмәт муниципаль районы Советының XII сессияе булып узды.

Алар эшчәнлегендә ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Тәхаветдинов, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары И.Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Г.Еремеева, Н.Кольгин, Г.Газизов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры А.Сидоров, депутатлар, башкарма комитет җитәкчелеге, оешма-предприятие, служба җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.

Ике сессия утырышында да Әлмәт муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау йомгаклары турында мәгълүмат җиткерелде, иң мөһиме, депутатлар корпусы Әлмәт муниципаль районы башлыгын сайлады.

Билгеле булганча, 4 март көнне булып узган РФ Президенты сайлауларыннан тыш Әлмәт районында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә депутат сайлаулары да үтте. Икенче Интернациональ округы буенча Әлмәт шәһәр Советына 94,82 % тавыш җыеп "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән кандидат М.Салихов җиңеп чыкты һәм Әлмәт шәһәре Советына депутат булып теркәлде.

Әлмәт шәһәре Советы утырышында ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары И.Гарипов ТР Президенты Р.Миңнеханов тәкъдиме буенча Әлмәт шәһәре башлыгы вазифасына М.Салихов кандидатурасы белән чыкты. "Мәҗит Хаҗипович эшләү дәверендә үзен бар яклап та камил җитәкче буларак күрсәтте. Без аның әлеге югары вазифада нәтиҗәле эшчәнлек алып барачагына ышанабыз", - диде ул.

Утырышта Әлмәт шәһәре башлыгы вазифасына ике кандидат тәкъдим ителде: "Бердәм Россия" партиясеннән М.Салихов һәм КПРФтан В.Кадомцев. Депутатларның яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә алар арасыннан Мәҗит Салихов Әлмәт шәһәре башлыгы булып сайланды. Мәҗит Хаҗипович депутатлар алдында ант бирде һәм күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтен җиткерде, Әлмәт өчен тугры хезмәт итәчәген белдерде.

Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясендә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин ТР Президенты Р.Миңнехановның йөкләмәсен башкарып, Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына М.Салиховны тәкъдим итте. Үз чыгышында парламент башлыгы әлмәтлеләргә РФ Президенты сайлаулары кампаниясен уңышлы уздырулары өчен рәхмәтен җиткерде. Әйтергә кирәк, әлеге сайлауларда шәһәр һәм район халкы В.Путинга ышаныч күрсәтте.

- Әлмәт, нефтьчеләр башкаласы буларак, шулай ук Әлмәт районы соңгы елларда зур үсеш кичерде. Икътисадта, торак төзүдә һәм башка өлкәләрдә ирешелгән казанышлар - муниципаль район һәм башкарма комитет җитәкчелегенең "Татнефть" компаниясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барулары нәтиҗәсе. Бик авыр, корылык белән безне сынаган 2010 нчы елдан соң булуга да карамастан, без күпкә ирештек - тулай төбәк продукты күләме буенча 1 триллион 300 миллиард сумны узып киттек. Торак төзелеше күләме республика буенча 2 миллион 400 мең квадрат метр тәшкил итте. Әлмәтлеләр бу юнәлештә дә алдынгылар сафында. Башка социаль проектларны гамәлгә ашыру, заманча медицина үзәкләре ачу буенча да республикада саллы эш башкарыла. Әлмәттә онкология үзәгенең ачылуы гасыр авыруын кисәтергә, аны вакытыннан алда билгеләргә мөмкинлек бирә. Балалар бакчалары сафка кертелә, юллар төзелә, мәгариф үсештә - күрсәткечләр куанычлы. Әлмәткә минем иң зур теләгем: киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагын үстерү. Сездә моның өчен резервлар бар. Кадрлар барысын да хәл итә. Шуңа да без Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына Мәҗит Салиховны тәкъдим итәбез. Ул сезнең төбәктә 1998 елдан алып хезмәт куя. Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларында Мәҗит Хаҗипович шәһәр һәм район үсешенә лаеклы өлеш кертте, күп башлангычларда әйдәп баручы булды. Аның җитәкчелегендә Әлмәттә нигез салынган һәммә эшләр уңышлы дәвам итәчәк, - диде ТР Дәүләт Советы рәисе. Депутатлар тарафыннан әлеге мәсьлә тикшерелгәннән соң, аларның яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә бертавыштан Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына Мәҗит Салихов сайланды. Мәҗит Хәҗипович тантаналы шартларда депутатлар алдында РФ һәм ТР Конституцияләрен, федераль һәм ТР Законнарын, Әлмәт муниципаль районы Уставын саклау, халык мәнфәгатьләрен һәм хокукларын хөрмәт итү, яклау турында ант бирде, шәһәр, район, халкы бәхете, иминлеге өчен тугры хезмәт итәчәген әйтте. Үз чыгышында ул ышаныч күрсәтүе өчен ТР Президенты Р.Миңнехановка, депутатларга рәхмәтен җиткерде һәм әлеге вазифада "саклап калырга, зыян китермәскә, ишәйтергә" дигән тормыш принцибына таянып эшчәнлек җәелдерәчәген ассызыклады.

Сессиядә депутатлар муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге игълан итү, Әлмәт муниципаль районы Советы президиумы составына, муниципаль район бюджетына үзгәрешләр кертү хакында да карарлар кабул итте. Күркәм традиция буенча сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250