Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче машиналар Әлмәткә кайтартылды

Әлмәткә коммуналь хезмәтләр өчен 4 берәмлек "КамАЗ" машинасы кайтартылды. Алар гади түгел, табигый газ белән эшләүче, "акыллы" һәм экологиягә зыян салмаучы техника. Яңа машиналарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәкъдир иттеләр.

Кичә республика башлыгының Әлмәттәге эшлекле визиты барышында "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында гадәти булмаган парад узды.

"РариТЭК" компаниясе генераль директоры Рафаэль Батыршин әйтүенчә, республика табигый газда эшләүче техниканы күпләп сатып ала. Быел 288 берәмлек сатып алу каралган. Иң беренче булып техника Әлмәткә кайтартылган. Безнең шәһәр субсидияләү программасы һәм "Татнефть" компаниясе булышлыгы белән шундый 29 машина сатып алачак.

Әлеге машиналар газ белән эшли һәм асылмалы җайланма ярдәмендә юллардагы бозга каршы реагентны төгәл дозалый. ГУАД директоры Сергей Селиверстов сүзләренә караганда, бу безгә ком-тоз катнашмасыннан китәргә һәм шәһәрдә чисталыкны сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу техника Россиядә җитештерелә. Гыйнвар ахырына кадәр Әлмәткә тагын ике машина кайтуы көтелә. Сергей Селиверстов әйтүенчә, ике атна элек кенә "Татнефть" ярдәмендә безгә тротуарларны чистарту өчен ике машина һәм ике "МТЗ" тракторы кайтартылган булган.

Лилия Седельникова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса