Белем көнендә Әлмәттә яңа мәгариф үзәге ачылды [+ ФОТОЛАР]
21 нче мәктәп базасында бүген "Бир бишне!" мәгариф үзәге ачылды.
Бинаны яңарту һәм җиһазлау өчен "Татнефть" компаниясе 100 млн сум акча бүлеп биргән. Биредә шулай ук аутист балалар өчен инклюзив белем бирү дә каралган. Әлегә мәктәптә шундый 6 бала белем ала.
Укучыларны һәм мәктәп коллективын Белем көне белән район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" компаниясенең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров, мәгариф идарәсе вәкилләре, депутатлар котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа