Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Басуларда эш туктап тормый

Хәбәр иткәнебезчә, районда иртә культураларны чәчү тәмамланды. Алар 46 мең гектар мәйдан тәшкил итә. Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов эш барышында әллә ни проблемалар күзәтелмәвен әйтеп, хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә рәхмәтен белдерде.

Техникалар сынатмаган, эшче куллар белән дә кытлык килеп чыкмаган. "Һава торышы да заказ биргән сыман булды. Май аеның артык җылы булуы кырчылык өчен бик әйбәт түгел ул. Безнең өчен бу чорда көннәрнең салкын торуы, кырау төшү яхшырак. Чөнки мондый һава торышы зарарлы бөҗәкләрне үтерә, үсемлекләрдәге чирләрне дә бетерә. Кыр эшләрен башкаруда ярдәмнәре өчен республика, район һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә. Орлыклар, техникага запчастьлар алуда ярдәм зур булды. Дизель ягулыгына бәяләрне "Татнефть" бөтен республиканың авыл хуҗалыклары өчен киметте. Нәтиҗәдә ягулыкның бер литры 8-9 сумга кимрәк сатылды", - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. Гирбицидлар белән тәэмин итү буенча да сөйләшенгән. Ашлама белән генә мактанып булмый. Хәзергә тупланган ашлама бер гектар мәйданга 35 кг туры килә. 70 кг булса аеруча яхшы булыр иде, әлбәттә.

Бүген тулы көчкә соңгы культураларны чәчү бара. Кукурузның 800 гектары бөртеккә, 2400 гектары силоска чәчелә. Кукуруз мәйданы быел кимегән. Извиль Әнәсович моны хуҗалыкларда терлек азыгы запасының җитәрлек булуы белән аңлатты. Кайберләрендә бер елга җитәрлек запас тупланган. Район буенча алганда уртача 7-8 айлык терлек азыгы бар. Рапсны да 2400 гектар мәйданда үстерү планлаштырыла. Аның инде яртысы чәчелгән. Шулай ук районда тары да игеләчәк. Икешәр төрле бодай һәм арпаның яңа сортлары кайтарылган. Орлыклар көз көне хуҗалыкларга таратылачак. Район фермерлары арасында борай культурасының яңа төре белән кызыксынучылар да пәйда булган. Яшелчәләргә килгәндә, 92 гектарга планлаштырылган бәрәңгенең 50 сендә бу эш башкарылган инде. Игенчеләргә тын алырга да вакыт юк. Соңгы культураларны чәчү белән беррәттән чәчүлекләрне химик эшкәртү башланган. Кайбер хуҗалыклар ашламалар белән тукландыруга керешкән. Киләсе атнадан гирбицидлар белән эшли башлау күздә тотыла.

И.Апачаева.

Фото: http://www.novoteka.ru/r/Economics.Agriculture?lastdate=/2011-04-21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250