Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш иябез, сезгә, ветераннар!

Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенең сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкәннәр белән очрашу уздыруы күркәм традициягә әйләнде. Быел да Җиңү бәйрәме алдыннан, 4 майда район башлыгы М.Х.Салихов шәһәр һәм районның нәшат ветераннары белән очрашты.

Әлеге чара "Ветеран" үзәгендә өлкәннәр хөрмәтенә әзерләнгән мул табын артында узды. Мәҗит Хаҗипович һәркемне Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте, ветераннарга иң изге теләкләрен җиткерде. Ул 9 Майның һәркем өчен иң зур, иң олы бәйрәм булуын искәртте. Әйе, дәһшәтле сугыш елларында бу көнне һәркем өзелеп көтте. Чөнки сугыш кайгысы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бик күпләр югалту ачысын кичерде. Район башлыгы Әлмәт районыннан фронтка 18640 кеше китүен, аларның 10131 е генә әйләнеп кайтуын билгеләп үтте. Туган илебезнең, Ватанның азатлыгы өчен, бүгенге буынның тыныч тормышта яшәве хакына 8509 якташыбыз яу кырында башын салды. Сугыш һәм тыл батырлары, фидакарьләр, ачы сугыш елларының тере шаһитлары саны елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта Әлмәт муниципаль районында сугышта катнашкан 324 кеше, 5544 тыл ветераны, 1196 тол яши. Мәҗит Хаҗипович ветераннар үзләрен кыерсытылган итеп тоймасын өчен барысын да эшләргә кирәклегенә күрсәтте.

Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе, сугыш һәм хезмәт ветераны, калабызның мактаулы гражданы В.Ф.Хуҗахмәтов Җиңү көненең әһәмиятен ассызыклап, Әлмәттә әлеге бәйрәмгә зур игътибар бирелүен әйтте. 9 Май уңаеннан уку йортларында, предприятиеләрдә һәм тору урыннары буенча ветераннар белән очрашулар уздырыла. Әлеге чараларның яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә дә роле зур. Васыйл Фатыйхович бүген сугыш ветераннарының игътибар тоеп яшәүләрен, матди хәлләренең яхшыруын, уңайлы тораклар белән тәэмин ителүен дә бәян итте һәм ярдәмнәре өчен муниципалитет, "Татнефть" ААҖ, предприятие-оешмалар җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

Сугыш ветераны, шәһәребезнең мактаулы гражданы, Татарстанның халык артисты З.Х.Туешева да бәйрәм теләкләрен белдереп, шулай ук рәхмәт сүзләрен ирештерде, яу кырында ятып калган сугышчан дусларының һаман да күз алдында торуын әйтте. Очрашуда арада булмаучы сугыш каһарманнары бер минут тынлык белән искә алынды.

Шәһәребез үзешчәннәре кадерле ветераннар хөрмәтенә иң матур җырларын бүләк итте.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250