Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балачак бәйрәме гөрләде [+ФОТОЛАР]

Бүген балаларны яклау көне!

Гадәттәгечә быел да шәһәр паркында алма төшәрлек тә урын юк иде. Төрле ярышлар, бәйгеләр, җырлы-биюле тамаша меңләгән баланы бер мәйданга җыйды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова һәр гаиләне әлеге бәйрәм белән котлап, Әлмәт балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенә сертификат тапшырды.
- 1 июнь - балаларны яклау көне генә түгел, ә җәйге каникулларның
башланып, безне тагын да игътибарлырак булырга дәшә торган көн дә әле. Ел да без балаларның озын каникулларын исән-имин уздыруларын үзалдыбызга максат итеп куябыз. Шушы көннәрдә 46 мәктәп яны лагерьлары үз ишекләрен ачачак, моннан тыш 42 хезмәт һәм ял лагерьлары эшлиячәк. Барысы да балаларның файдалы яллары һәм сәламәтлекләре өчен эшләнелә, - диде ул.
Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева да оешма исеменнән опекун гаиләләрдә тәрбияләнеп быел мәктәпне тәмамлаучы кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды:
- Чын-чынлап балачак бәйрәме бүген. Тәрбия, игътибар, тормышның матурлыгын бүген без аларга бирсәк, балаларыбыз киләчәктә безгә аларны меңе белән кайтарыр. Сәламәт, сәләтле балалар булу- үзе зур бәхет. Без Татарстанда, Әлмәт төбәгендә яшәвебез белән горурланырга тиеш. Биредә балалар өчен бөтен алшартлар тудырылган. Бакчалар ачыла, мәктәпләргә капиталь ремонтлар керә, алар җиһазландырыла, медицина алга адым ясый, - дип якты киләчәккә ышанычны арттырды ул.
Бу бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булып яшь сабыйларның үрмәләп ярышулары булгандыр. Катнашырга теләүчеләрнең бихисап булуы сөендерде. Бу бәйгене оештыручылар да алдагы елларда актив нарасыйларның күбрәк булачагын белдерде. Шулай булмыйни, статистика якын киләчәктә сабыйлар тагын да күбрәк туачак дип фаразлый бит. Бирсен Ходай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса