Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Армия – чыныктыру мәктәбе

Федераль Закон нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Әлмәт муниципаль районы хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясенең 27 сентябрьдә узган киңәйтелгән утырышында әнә шул хакта һәм үсмерләрне армия хезмәтенә әзерләү торышы турында сүз барды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов утырышны ачып, бүген армия хезмәтенең бер ел тәшкил итүен искә төшереп узды. Элеккеге еллар белән чагыштырганда хәзер төшке аштан соң ял итү сәгате кертелгән, тәртипләре яхшы булганнарга ике көн увольнительный бирелә, солдатлар ашханәдә наряд торудан да азат ителә, әти-әниләр чакырылыш комиссиясендә дә катнаша ала, аларга улларын хәрби частька кадәр озата барырга да рөхсәт бирелә. "Боларның берсе дә элек юк иде. Без үз ягыбыздан бурычыбызны үтибез. Хезмәт итүчеләр адресына тәнкыйть, кисәтүләр юк", - диде район башлыгы.

ТР хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча бүлеге начальнигы Ришат Сабиров билгеләп үтүенчә, язгы чакырылыш чорында кораллы көчләргә 262 кеше җибәрелгән. Аларның 70 проценттан артыграгы 1984-1991 елгылар. 47,7 % ы урта-һөнәри, 30,1 % ы югары белемле. Хәрби исәптә торучылар арасында җинаять җаваплылыгына тартылучылар да бар. Узган ел хәрби исәптә торучыларның 5,9 % ы җинаять җаваплылыгына тартылган. Ирекләреннән мәхрүм ителү сәбәпле 0,67 % кеше хәрби исәптән төшерелгән. Бүген хәрби исәптә торучылар арасында судка тартылганнар 5,01 % тәшкил итә.

Мәгълүм булганча, хәзер хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә дә алыштырырга була. 2012 елда Әлмәтнең чакырылыш комиссиясе 4 кешегә карата хәрби хезмәтен шул рәвешчә алыштыру турында карар чыгарган. Язгы чакырылыш чорында дәвалау учреждениеләрендә 841 кеше тикшерү узган. Барлык учреждениеләр белән дә көндәлек мониторинг алып барылган. Армия хезмәте бер елга гына калдырылса да, аннан качучылар да күзәтелә. Язгы чакырылышта шундый 7 кеше теркәлгән. Аларга карата материаллар җинаять эше кузгату турында районара тикшерү бүлегенә тапшырылган. Язгы чакырылыш чорында хәрби комиссариат бүлеге начальнигы тарафыннан армиядән тайпылучыларга карата административ хокук бозулар турында да байтак кына эш каралган. Армия хезмәтеннән тайпылуның сәбәбен Ришат Раянович иң беренче чиратта яшьләрнең бу гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуын белмәүләре, куркулары, рухи-псхилогик, физик әзерлекнең түбән булуы белән бәйлелеген әйтте. Шул ук вакытта хәрби хезмәтләрен тутырып кайтучылар белән уздырылган сораштыру егетләрнең армиягә уңай карашын күрсәткән. Мисал өчен, аларның барысы да диярлек армиядә узган бер ел яхшы тормыш сабагы бирде, әти-әниләрне бәяләргә өйрәтте, яңа һөнәр алу мөмкинлеге тудырды, холык-фигыльне чыныктырды дип җавап биргән.

Яшьләрне ел саен хәрби-учет белгечлекләренә әзерләү бара. Автомәктәпкә укырга җибәрелүчеләр югары һәм урта-махсус уку йортларының чыгарылыш укучылары арасыннан да билгеләнә. Район башлыгы бу эшкә җитди карарга кирәклегенә һәм куелган планны үтәү зарурлыгына күрсәтте.

Көзге чакырылышта октябрь-декабрь айларында хәрби исәптә торган 1985-1994 елгы егетләр чакырылачак. 3 сентябрьдән медицина тикшерүе башланган. Медицина комиссиясенә әле тиеш булган барлык егетләр дә килмәгән.

Утырышта мәгариф учреждениеләрендә төп хәрби хезмәт буенча үсмерләрне әзерләү, яшьләр арасында хәрби-патриотик һәм физик тәрбия бирү буенча алып барылган эшләр турында мәгъ- лүматлар тыңланды. Азактан район башлыгы чакырылыш комиссиясенә, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны үткәрүдә тәэмин итү буенча урындагы затларга, авыл җирлекләре башлыкларына бурычлар җиткерде. Ул шулай ук егетләрне армиягә мәктәп эскәмиясеннән үк физик яктан да, рухи яктан да әзерләү зарурлыгына басым ясады.

22 октябрьдә шәһәрдә һәм районда Хәрби хезмәткә чакырылыш көне уздырылачак.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250