Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Апрель җиле дәшә өмәгә

"БЕРДӘМ РОССИЯ" БӨТЕНРОССИЯ СӘЯСИ ПАРТИЯСЕ ТАТАРСТАН ТӨБӘК БҮЛЕГЕНЕҢ ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮЧЕЛӘРГӘ МӨРӘҖӘГАТЕ ХӨРМӘТЛЕ ТАТАРСТАНЛЫЛАР!

Туган республикабызны ярату - ул аны төзек һәм яшәү өчен уңайлы итеп күрергә теләү дә. Татарстан - безнең уртак йортыбыз, һәр кеше анда чиста һәм рәхәт булуын тели. Безне алда матур даталар - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы көтә. Май бәйрәмнәрен лаеклы рәвештә - якты урамнар, тазартылган скверлар һәм ишегаллары белән каршы алыйк.
"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси һәм иҗтимагый оешмаларга, предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективларына, укучыларга һәм студентларга, республикабызда яшәүче барлык кешеләргә мөрәҗәгать итә: әйдәгез, скверлар, паркларга, ишегалларыбызга, подъездларга чын хуҗалар күзлегеннән карыйк, яшәеш тирәлегебезне яхшы итеп чистартыйк, гомумреспублика язгы айлыгында һәм 28 апрельдә узачак төзекләндерү буенча шимбә өмәсендә актив төстә катнашыйк!
Өлкәннәр белән беррәттән балалар да эшләсә яхшы булыр иде. Бу бик мөһим. Әйдәгез, үсеп килүче буынга туган авылыңны, туган төбәгеңне, Ватаныңны яратуның гади генә нәрсәдән - үзең яшәгән урам, ишегалды турында кайгыртудан башлана икәнен эш белән күрсәтик. Шимбә өмәләре үткәргәндә сугышчан дан урыннарына, мемориаль истәлекле урыннарга, обелискларга һәм һәйкәлләргә күтәренке игътибар бирелсә иде.
Бергәләп тотынганда без үзебез яшәгән йортны, урамны, авылларны һәм калабызны тагын да чистарак һәм ямьлерәк итә алабыз. Татарстанның табигате, яшәеш мохитыбыз күренешләре һәркайда кабатланмас матурлыгы һәм уникальлеге белән татарстанлыларның гына түгел, республикабыз кунакларының да карашларын хозурландырып, күңелләрен нурландырып торсын. Без моны булдыра алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250