Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдынгыларга – премияләр

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов көн саен диярлек район кырларына чыга. Сишәмбе көнне ул "Кичүчат", "Беренче Май", "Союз-Агро" җәмгыятьләре басуларында булды һәм алардагы урып-җыю барышы белән танышты.

"Кичүчат" хуҗалыгында бу көнне элиталы сортлы арпа басуында эш кайный иде. "Раушан" дип аталган арпага өметләр зурдан. Ул 94 гектарда чәчелгән. Биологик уңыш бирүчәнлеге 40 центнерга якын тәшкил итә. Һәр башакта 20-25 бөртек үскән. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин яхшы уңыш көтүләрен әйтте. Әлеге культураны игү өчен җирле бюджет тарафыннан 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. "Раушан" быел орлык өчен атап үстерелгән. Аның яртысы "Кичүчат"та калдырылачак, ә калганы хуҗалыкларга таратылачак.

Тулаем алганда, хуҗалыкта бөртеклеләр басуы бер мең гектар мәйдан тәшкил итә. Биредә арпа, бодай, арыш, карабодай, солы игелә. Хуҗалык җитәкчесе иске сортлы культураларны элиталыга алыштыруларын да билгеләп үтте. Суктырылган 55 гектардагы көзге арышның уртача уңыш бирүчәнлеге 22 центнер булган, 110 тонна ашлык алынган. Сишәмбе көнгә 132 гектар арпа суктырылган иде. Гектарыннан 32 центнер уңыш чыккан. Солы һәм бодай уруга әле керешмәгәннәр. Хуҗалыкта урып-җыю буенча бөтен эш җайга салынган. Ашлык киптерү, бөртек чистарту комплексы эшли. 4 комбайнның берсе чит илдә эшләнгән NEW HOLLAND.

31 июльгә барлык мәйданның 18,7 проценты урып җыелган. "Тулы көчкә эшләгәндә арпа 4 көндә җыеп бетереләчәк. Без дымлылык аркасында бик ашыкмыйбыз, дымлылык норма буенча 15 % булырга тиеш, ә ул әлегә 20 %. Урак өстен вакытында тәмамлаячакбыз", - диде хуҗалык җитәкчесе. Кадрлар белән проблема күзәтелми. Иген уру-суктыру белән беррәттән терлек азыгы да әзерләнә. 2 мең тоннага якын силос салынган, 2400 тонна сенаж тупланган. Тагын кукуруз белән суданка гына җыясы калган. "Кичүчат"та бер баш шартлы терлеккә 50 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Хәзерге көндә терлек азыгы әзерләүдә катнашкан техникалар күрше хуҗалыкка ярдәмгә җибәрелгән.

Мәҗит Салихов районда әлегә урып-җыюның оешкан төстә баруын, һәрбер хуҗалыкка башкарма комитет тарафыннан кешеләр билгеләнүен, аларның иртән һәм кичен уздырылган штаб утырышларында эш барышы торышын бәян итеп торуларын җиткерде. Ул авыл хезмәтчәннәренә һәм нефтьчеләргә рәхмәтен җиткерде. "Барлык хуҗалыкларда да диярлек нефть тармагы белгечләрен күрергә була. Алар механизаторлар, комбайнчылар булып эшли. Ягулык-майлау материаллары белән дә проблема юк. Ындыр табакларында эшне оештыруга авыл җирлекләре башлыкларын җәлеп иттек. Алда торган һәм Татарстан Президенты куйган бурыч - үстерелгән икмәкне түкми-чәчми 20 августка кадәр җыеп алу", - диде Мәҗит Хаҗипович.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извиль Габдрәкыйпов билгеләп үткәнчә, быел әлмәтлеләргә дәүләткә 5 мең тонна ашлык тапшыру планы куелган. Инде бу күләмнең яртысы тапшырылган.

Район башлыгы "Кичүчат"тан күтәренке кәеф белән "Беренче Май", "Клементейкино" басуларын, "Союз-Агро"ның Кузайдагы производство комплексына юл тотты. Бөтен җирдә дә эш кайный булып чыкты. "Беренче Май" белән "Клементейкино" хуҗалыкларына механикалаштырылган отряд җәлеп ителгән. "Союз-Агро" борчак җыюны тәмамлап килә иде. Кузай басуларында ике сортлы борчак үстерелгән. Җәмгыятьнең басуларда комплекслы эш алып баруын да искәртеп узарга кирәк. Урып-җыю тәмамлану белән үк туфрак чүп үләннәренә каршы эшкәртелеп барыла.

Әлмәт муниципаль районы буенча 2 августка бөртеклеләр ???? гектар мәйданда урып җыелган. Бу барлык игеннең ??? проценты. Барлыгы ????? тонна бөртек суктырылган.

Хәбәр иткәнебезчә, урак өстендә зур күрсәткечләрнә ирешеп эшләүчеләр өчен район башлыгының махсус премиясе булдырылды. Әлеге премиягә ия булу өчен бер атна эчендә "Нива" комбайнында 100, чит илдә эшләнгәнендә 300 тонна ашлык суктырырга кирәк. Йомгак һәр атнаны ясала. 1 августта бу норманы үтәгән 12 кобмайнчыга тантаналы шартларда премия һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Урак алдынгысының берсе "Чулпан" хуҗалыгыннан. "Әлмәт-РемСервис" ҖЧҖ нең 21 яшьлек машинисты Равил Зарипов өченче ел рәттән авылдашларына ярдәмгә кайта. Ул 200 тонна ашлык суктырырга өлгергән. "Чагылтау"дан Наил Дәүләтгәрәев һәм Илья Краснов та тырыш хезмәтләре белән бүләккә лаек булдылар. Токарликов исемендәге җәмгыятьнең берьюлы тугыз комбайнеры норманы арттырып үтәгән. Болар - Сергей Шатунов, Раил Фәретдинов, Владимир Сокоров, Муратбек Шоров, Валентин Матюшин, Роман Мифтиев, Александр Уливанов, Наил Кәримов, Фәнис Хәйрисламов.

Район башлыгы кыр батырларына бүләкләр тапшырып, аларга уңышлар теләде һәм тагын бер кат төп бурычның икмәкне югалтуларсыз җыеп алу булуын ассызыклады. Шунысын да билгеләп үтәбез, урып-җыю барышында мондый премияне берничә тапкыр алырга мөмкин. Икенче, өченче тапкыр алганда акчаның да күләме арта.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250