Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар безнең хәзинә

29 февраль көнне балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йортында "Ел укытучысы - 2012" бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрик иттеләр. Шулай ук бәйрәмдә "Сыйныф укытучысы - 2012", "Укытучы-психолог - 2012" бәйгеләренә дә йомгак ясалды.

Залда алма төшәр урын да юк. Хезмәттәшләрен тәбрик итәргә бердәм булып мәктәп коллективлары җыелган. Аларны сәламләп, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.Гирфанов Әлмәт укытучыларының үз эшләрен яратып, югары максатлар куеп эшләүләрен, нәтиҗә буларак, әледән-әле казанышлар яулауларын билгеләде: "Нефтьчеләр башкаласында белем бирүче 71 укытучы Хөкүмәт бүләкләренә, 739 ы отличник билгеләренә лаек. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!"

Әлмәт муниципаль районы командасы фән олимпиадалары һәм төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә ирешкән җиңүләр буенча республикада алтын унлыкта ышанычлы урын били. 2011-2012 нче уку елында безнең укучылар тарафыннан 37 призлы урын алынган. Әлбәттә, әлеге җиңүләр артында мөгаллимнәрнең тырыш хезмәте тора. Алар замана белән бергә атлый: яңа укыту программалары, эш алымнары үзләштерә, инновацион-фәнни эшчәнлек җәелдерә, проектларда чыгыш ясый. Моннан тыш мөгаллимнәр җәмәгать эшләрендә дә бик актив. Бәйгедә катнашучыларның әлеге юнәлешләрдәге эшчәнлекләре дә исәпкә алынган. Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынга лаеклы рәвештә 7 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы И.Яруллин лаек булды. Икенче урын 5 нче мәктәптән М.Гыйльмановага бирелде. 16 нчы мәктәптән А.Горшкова белән 1 нче лицейдан И.Галәлетдинов өченче урынны яулады.

- Туган мәктәбемнең әлеге бәйгегә тәкъдим итүе минем өчен зур җиңү булды. Ел укытучысы исеменә нәкъ менә безнең мәктәп укытучыларының ирешүе күркәм традициягә әверелде. Узган ел бәйгедә Р.Әхмәтҗанова җиңгән иде, - дип сөенече белән уртаклашты Илшат Яруллин һәм үзенең белем йорты коллективына бердәм, ярдәмчел булганнары өчен рәхмәтен җиткерде, тирән хөрмәтен һәм изге теләкләрен белдереп, әти-әнисенә чәчәкләр тапшырды. Илшатны алда зур сынау көтә - ул республика күләмендә шәһәребез данын яклап чыгыш ясаячак. Уңышлар юлдаш булсын аңа!

Тантаналы чарада махсус номинацияләрдә җиңеп чыккан укытучылар да билгеләнде. 17 нче мәктәпнең инглиз теле мөгаллиме Р.Беляева "Иҗат һәм белем бирүдә компетентлы якын килү", 2 нче лицейның биология фәне укытучысы М.Миронова "Югары казанышлар һәм укучыларның ирешкән уңышлары өчен", Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Ә.Бариева "Белем бирүдә инновация һәм үсеш бирүче укыту", 13 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме Л.Миндиярова "Һөнәренә тугры булганы өчен", 11 нче мәктәптән инглиз теле укытучысы Е.Лазарева "Педагогик эзләнү", Яңа Кәшер интернат мәктәбе тәрбиячесе Э.Гиздатуллина "Педагогик дебют" номинацияләрендә бүләкләнде.

Бәйрәмдә игълан ителгән "Кеше тәрбияләү" бәйгесендә "Ел сыйныф укытучысы" номинациясендә җиңеп чыккан Урман Кәләе мәктәбе мөгаллиме О.Мөхәммәтҗанова, икенче урын алган Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбеннән Л.Сабитова, өченче урынны яулаган 12 нче мәктәптән А.Арсенова, "Укытучы-психолог" номинациясендә җиңгән 16 нчы мәктәптән Т.Хаҗиевалар да бары тик мактау сүзләренә генә лаек.

"Ел укытучысы" бәйгесе бездә 15 ел дәвамында уздырыла. Шушы дәвер эчендә күпме укытучы үзен күрсәтү, тәҗрибәсе белән уртаклашу, уңышлары белән бүлешү бәхетенә ирешкән. Муниципаль район җитәкчелеге дә аларга игътибарлы, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Күркәм традиция буенча ел саен тапшырылучы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Грантына исә быелгы җиңүчеләр турыдан-туры ия булачак.

Мәгариф идарәсе начальнигы Н.Хәйдарова сүзләре белән әйтсәк, сәхнәгә күтәрелгән һәммә мөгаллим дә белемле булу өстенә баланы фикерләргә, максатлар куярга һәм җаваплылык хисе тоярга өйрәтүче замана укытучысы: "Без әлеге буын мөгаллимнәренә ышанабыз, алар безнең муниципаль районның байлыгы".

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250