Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2014 елда Әлмәттә 23 ветеран, 7 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк

Көн ка­да­гын­да­гы эш­ләр Без 22 прог­рам­ма­да кат­на­ша­быз Бы­ел рес­пуб­ли­ка­да тө­зе­леш өл­кә­сен­дә 25 прог­рам­ма тор­мыш­ка ашы­ры­ла­чак.

Аның 14 е бу­ен­ча Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­ның ти­еш­ле ка­рар­ла­ры ка­бул ител­гән ин­де, 10 прог­рам­ма бу­ен­ча ка­рар­лар та­ләп ител­ми. Әл­мәт ра­йо­ны исә бу прог­рам­ма­лар­ның 22 сен­дә кат­на­ша.

Әле­ге прог­рам­ма­лар­ның әһә­ми­я­тен һәр­бе­ре­без аң­лый. Алар­ны тор­мыш­ка ашы­ру - ни­һа­ять, си­нең дә үз поч­ма­гың­ны бул­ды­ру, то­рак­ка чи­рат ки­мү, уңай­лык­лы фа­тир­лар, тө­зек юл­лар, за­ман­ча шарт­лар бе­лән тәэ­мин ител­гән со­ци­аль-мә­дә­ни-көн­кү­реш объ­ект­ла­ры һәм баш­ка­лар ди­гән сүз. Шу­ңа кү­рә тө­бәк­тә прог­рам­ма­лар­ның эш­лә­ве­нә шат­лан­мый мөм­кин тү­гел.

Шө­кер, ра­йон ел са­ен то­рак тө­зе­ле­ше пла­нын үтәп ки­лә. Ал­га ку­ел­ган бу­рыч аз тү­гел. Бы­ел да уз­ган ел ке­бек үк бар­лы­гы 155 мең квад­рат метр то­рак саф­ка бас­ты­ры­ла­чак. Ава­рия хә­лен­дә­ге йорт­лар­да яшәү­че­ләр­не кү­че­рү шу­лай ук дә­вам итә­чәк.

Ел аза­гын­да то­ру уры­ны бу­ен­ча уз­ган җы­е­лыш­лар­да мик­ро­ра­йон­нар­да яшәү­че­ләр­нең еш кы­на йорт­ла­рын ка­пи­таль ре­монт исем­ле­ге­нә кер­тү­лә­рен со­ра­ган үте­неч­лә­рен ише­тер­гә ту­ры кил­де. Ни­чек ке­нә бул­са да, бу җә­һәт­тән дә прог­рам­ма­ның уңыш­лы тор­мыш­ка ашы­ры­луы күз ал­дын­да. Шә­һәр һәм ра­йон­да ин­де дүрт йөз­дән ар­тык йорт тө­зек­лән­де, "ма­тур күл­мәк­ләр ки­де". Бы­ел алар­ның са­ны та­гын 35 кә ар­та­чак. Прог­рам­ма бу­ен­ча мо­ның өчен фи­нанс 267,5 мил­ли­он сум кү­лә­мен­дә бил­ге­лән­гән. Агым­да­гы ел исем­ле­ге­нә 8 Март ура­мы, 11, 17, Ба­зо­вая, 26, Бе­лог­ла­зов, 143, 145, Вол­гог­радс­кая, 9, 11, 21, Га­фи­я­тул­лин, 21, 43, Шев­чен­ко, 108, Нефть­че­ләр, 45, Тө­зү­че­ләр прос­пек­ты, 43, Ту­кай прос­пек­ты 54 а, К.Цет­кин, 53, Ле­нин, 5, 64, 95, Җә­лил, 29, Про­мыш­лен­ная, 2, Пуш­кин, 52, Ра­ди­щев, 5, 9, Фәх­рет­дин, 14, 36, Со­вет, 155, Тель­ман, 64, Чер­ны­шевс­кий, 6, По­ле­вая, 8, Тү­бән Мак­та­ма­да­гы Де­вон, 59, Со­вет, 100, За­вод, 12, Нек­ра­сов, 42, Рус Ак­та­шын­да­гы Тө­зү­че­ләр ура­мы­ның 17 һәм 24 нче йорт­ла­ры кер­тел­гән.

Юл­лар­ны ре­монт­лау эше дә тук­та­мый. Ра­йон­да агым­да­гы ел­да 909 763,39 мең сум­лык эш баш­ка­ру күз­дә то­ты­ла. Ка­зан - Орен­бург фе­де­раль трас­са­сын­да өч урын­нан тыш Әл­мәт - Ис­ке Шө­гер - Ку­зай­ки­но - Нур­лат юлы тө­зек­лән­де­ре­лә­чәк. Шу­лай ук га­и­лә фер­ма­ла­ры­на ба­ру өчен юл ясау­га да өлеш (2670 мең сум) чы­га­рыл­ган.

Рес­пуб­ли­ка­ның мәк­тәп­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә был­тыр Әл­мәт­нең 9 мәк­тә­бе һәм бер кор­рек­ция уку йор­ты яңа су­лыш ал­ды. Бы­ел исә ка­ла­быз­ның 3 һәм 10 нчы, Ямаш, Ки­чү, Ис­ке Ми­хай­лов­ка, Си­рень­ки­но мәк­тәп­лә­ре­нең укы­ту­чы­лар һәм уку­чы­ла­рын сен­тябрь­дә яңар­тыл­ган бе­лем йор­ты кар­шы ала­чак.

Авыл клуб­ла­ры тө­зе­ле­ше прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да Чу­пай авы­лын­да тө­зе­лү­че 200 урын­лык күп функ­ци­я­ле мә­дә­ни үзәк тә ва­кы­тын­да ишек­лә­рен ачар дип ыша­на­сы ки­лә.

Ара­быз­да сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә мө­рә­җә­гать ит­мә­гән ке­ше си­рәк­тер. Әл­бәт­тә, бу як­тан шә­һәр­дә яшәү­че­ләр бә­хет­ле­рәк иде - ерак ба­ра­сы юк: да­ру­ха­нә­се дә, ши­фа­ха­нә­лә­ре дә кул су­зы­мын­да гы­на.

2014 ел­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан 23 ве­те­ран, 7 ятим ба­ла, биш һәм ан­нан ар­тык ба­ла­лы бер га­и­лә то­рак бе­лән тәэ­мин итү исем­ле­ге­нә кер­тел­гән.

Авыл­да яшәү­че­ләр­нең мән­фә­га­тен кай­гыр­ту­ны үз өс­те­нә ал­ган бе­рен­чел ме­ди­ци­на-са­ни­тар яр­дәм­не ка­мил­ләш­те­рү прог­рам­ма­сы ин­де ра­йон­ның кай­бер то­рак пункт­ла­рын шат­лан­ды­рыр­га өл­гер­де. Бы­ел да рес­пуб­ли­ка бюд­же­ты ак­ча­сы­на Сө­ләй, Ямаш авыл­ла­рын­да яңа, за­ман­ча мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры тө­зе­лә­чәк. Бо­рис­ки­но, Ва­силь­ев­ка, Юга­ры Мак­та­ма, Ил­тән-Бу­та, Клә­мән­тәй, Но­вот­ро­ицк, Яңа Ми­хай­лов­ка, Миң­ле­бай авы­лы һәм стан­ци­я­сен­дә­ге фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры­на, Рус Ак­та­шын­да­гы учас­ток ши­фа­ха­нә­се­нә, Яңа Кә­шер та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се­нә ка­пи­таль ре­монт яса­ла.

Авыл хал­кын сө­ен­де­рү мо­ның бе­лән ге­нә тә­мам­лан­мый. Мә­мәт­тә җир­ле бюд­жет, Кә­ләй­дә рес­пуб­ли­ка бюд­же­ты хи­са­бы­на участ­ко­вый­лар өчен эш уры­ны бе­лән бер­гә шәх­си йорт тө­зе­лә­чәк. То­рак пункт­лар­ны су бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә Ур­са­лы­да суүт­кәр­геч су­зы­ла. Ә ме­нә Юга­ры Мак­та­ма, Но­вот­ро­ицк, Бу­та, Ва­силь­ев­ка, Улак­лы Чиш­мә авыл­ла­рын­да як­тыр­кыч­лар­ны тор­гы­зу бу­ен­ча эш алып ба­ры­ла­чак. Бюд­жет өл­кә­се объ­ект­ла­рын җы­лы­лык бе­лән тәэ­мин итү өчен Кә­ләй стан­ци­я­сен­дә һәм авы­лын­да, Рус Ак­та­шын­да, Ер­су­бай­ки­но­да, Клә­мән­тәй­дә, Ку­зай­ки­но­да, Ел­хо­вой һәм Ап­па­ко­во­да рес­пуб­ли­ка яр­дә­ме бе­лән ко­тель­ный­лар саф­ка бас­ты­ры­ла. Габд­рах­ман авы­лын­да блок-мо­дуль­ле ве­те­ри­на­рия пунк­ты тө­зү ка­рал­ган.

"Һәр­кем кул­ла­на алыр­лык ти­рә­лек" прог­рам­ма­сы да Әл­мәт­тә эш­лә­вен дә­вам итә. Фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән­нәр, ни­һа­ять, эш­ләр тә­мам­лан­ган­нан соң бы­ел драм­те­атр­га тот­кар­лык­сыз үтеп ке­рә ала­чак­лар. Ба­ла­лар по­лик­ли­ни­ка­сын­да да шу­шын­дый ук уңай­лык­лар ту­ды­ры­ла­чак. Эш­ләр исем­ле­ге­нә шу­лай ук 1 нче гим­на­зия, 24 нче мәк­тәп, фут­бол һәм ат спор­ты бу­ен­ча ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тәп­лә­ре, "Ве­те­ран­"ү­зә­ге, IV төр­дә­ге кор­рек­ция мәк­тәп-ин­тер­нат, җәя­ү­ле­ләр­нең юл­ны ар­кы­лы чы­гу урын­на­ры кер­тел­гән.

Ур­са­лы, "Дус­лык" мик­ро­ра­йо­нын­да, Шев­чен­ко ура­мын­да­гы 2 г, 108, Тель­ман ура­мын­да­гы 68 нче йорт­лар ише­гал­ла­рын­да агым­да­гы ел­да уни­вер­саль спорт мәй­дан­чык­ла­ры пәй­да бу­ла­чак. Ә ин­де иң нә­ни­ләр өчен мәк­тәп­кә­чә уч­реж­де­ни­ләр­дә яңа урын­нар бул­ды­ру прог­рам­ма­сы эш­ли. Әл­мәт­тә бы­ел "Көн­ба­тыш кап­ка" мик­ро­ра­йо­нын­да 140, "Дус­лык"­та 260 урын­га ба­ла­лар бак­ча­ла­ры тө­зе­ле­ше­нә әзер­лек эш­лә­ре баш­ла­на­чак. Ме­нә шун­дый һәм баш­ка сө­е­неч­ле ва­кый­га­лар кө­тә без­не бы­ел.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250