Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2013 елга йолдызлар ни вәгъдә итә

КҮСЕ (1924, 1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008)

2013 елгы йолдызлар тәэсире Күсе елында туганнарның тормышына тотрыклыландыручан йогынты ясарга тиеш. Бу яшәешнең барлык өлкәләренә дә кагыла. Теләсә нинди хәлгә бәя биргәндә дә Күсе тормышчанлык күзлегеннән чыгып эш итәчәк. Вакыйганы төрле яклап карау-тикшерү, аның перспективалылыгын билгеләү һәм бердәнбер дөрес карарга килү Күсегә бик җиңел биреләчәк. Тик шунысы бар, үз мөмкинлекләреңне Елан елы алып килгән тәкъдимнәрнең күплеге белән чагыштырып карарга кирәк булыр. Күсенең һәркайда катнашасы, һәрҗирдә эз калдырасы килә. Ләкин планеталар йогынтысы аның үз-үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән килешенеп башкарган эшләре һәм проектлары гына уңышлы барып чыгачагына ишарәли. Сүз уңаенда әйткәндә, монда якын туганнар, дуслар һәм танышларның ярдәме зур булачак. Алар Күсегә кайда тырышлык куярга, ә нәрсәдән бөтенләй баш тартырга кирәклеге турында бик вакытлы киңәш бирәчәкләр. 2013 елда якын кешеләрегезнең фикеренә колак салырга туры килер.

ҮГЕЗ (1925, 1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009)

Үгез елында туган кешеләр өчен Елан елы яңа цикл башлану чоры булачак. Әлеге билге вәкилләре үзара мөнәсәбәтләргә башка күзлектән, төптәнрәк карый башлаячаклар. Һәм бу җенес, мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләренә генә түгел, социаль һәм эшчәнлек өлкәләренә дә кагыла. Соңгы ике ел дәвамында Үгезләрне борчып килгән бар нәрсә үзгәрергә тиеш. Кояш һәм йолдызнамәдә өстенлек итүче башка планеталар йогынтысы астында 2013 елда Үгез үтә дә нечкә зирәклек белән эш итәчәк һәм үз дигәненә ирешкәнче вәзгыятьне контрольдә тота алачак. Бөтен нәрсә бер көйгә, тыныч кына, әмма максатка юнәлешле рәвештә, туктаусыз барачак. Үгез якыннарына ярдәм итә башлар, үзенең ышанычлы һәм эчкерсез икәнлеген күрсәтә алыр. Шушындый уңай үзара мөнәсәбәтләр фонында ул вәзгыятьне үз кулында нык тота һәм кешеләр белән бөтен яклар өчен дә файдалы, кулай булырлык итеп идарә итә ала.

ЮЛБАРЫС (1926, 1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010)

Юлбарыс елында туганнар өчен 2013 елда үз тормышларын вак-вак кисәкләрдән гаҗәеп матур картина килеп чыгарлык итеп җыю мөмкинлеге туачак. Дөрес, баштарак аеруча вак, беренче карашка бик үк мөһим булмаган эшләр белән шөгыльләнергә туры килер. Бу хәл туйдырачак, ахыр чиктә, Юлбарыс һәрнәрсәнең дә гади генә булмаганлыгын, зур һәм мөһим максатларга ирешү юлы нәкъ менә вак-төяктән башлануын аңларга тиеш. Дөресен әйткәндә, болар барысы Сатурнның мәкерле йогынтысы. Язмыш планетасы исә гадәти сабагын бирә: икмәк ашыйсың килә икән - рәхим итеп җирен сөр, орлыгын чәч, суын сип, карап-тәрбияләп үстер һәм тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрерсең. 2013 елда Юлбарыс җыеп алган уңышы бик озакка җитәрлек булган эшләр башкарачак. Якыннары белән генә түгел, бик аз таныш булган кешеләр белән дә мөнәсәбәтләр яхшыруга йөз тота. Юлбарыс үзенә-үзе демократ булырга юл куя һәм бу кичекмәстән уңай нәтиҗәләрен бирәчәк. Аның авызына гына карап торачаклар. Әйткән һәрбер сүзе ихластан кабул ителәчәк. Ялгызы гына калып, үз уйларына бирелергә һич мөмкинлек булмаячак. Һәрвакыт янәшәсендә кемдер булачак. Аның каравы яңа танышлар, файдалы һәм перспективалы элемтәләр барлыкка киләчәк.

КУЯН (1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011)

Куян елында туган кешеләргә 2013 ел берөзлексез үзгәрешләр дулкыны алып килә. Бер яктан бу күптән көтелгән, теләп алынган үзгәртүләр булса, икенче яктан - ардырып бетерә, ялыктыра торган. Эш шунда ки, ел хуҗасы Елан унике еллык циклда Куянның антагонисты, ягъни килешмәүчән дошманы булып санала. Шуңа ул үз дигәнен көчләп тагачак та. Куян өчен бәясез кыйммәтләр булып саналган гаилә, җайга салынган, тигез мөнәсәбәтләр, тынычлык һәм тынлыкка чик куела, бар да үзгәртелә. Хәер, бу үзгәрешләр начар якка гына була дигән сүз түгел. Нәрсә дә булса яхшыга таба үзгәрә икән, бу инде иң югары дәрәҗәдә яхшы булачак. Начар булса - атылам дисәң дә начар инде. Көчле Юпитер йогынтысы астында арттырып сөйләүгә һәвәслек туачак. Нәкъ менә Юпитер Куянга уңышлылык та алып киләчәк. Әлеге билге вәкилләре бер мизгелдә үзләрен бөтен буталчыклыклардан тулысынча азат, ирекле итеп тоячаклар. Бу - алар өчен 2013 елның иң мөһим мизгеле. Аннан тормыш өчен бик кирәкле мәгълүмат алып калу мөһим. Чөнки бөтен нәрсәдә ачыклык булганда гына үзеңне азат итеп тою хисе туа.

АЖДАҺА (1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)

Аждаһа канаты астында дөньяга килгән кешеләр көндәлек тормышларында тамырдан үзгәрешләр ясауга исәп тотсалар, Кара Елан елын бик файдалы итеп үткәрәчәкләр. Тормыш-яшәешне камилләштерергә омтылганда әлеге үзгәрешләр артык авырлык китермәячәк. Хәтта үз-үзләре белән бик канәгать булган Аждаһалар да нәрсәне дә булса үзгәртү зарурлыгын тоячак. Атап әйткәндә, елның ничек узуы көнчыгыш йолдызнамәсендәге әлеге билге кешеләренең шәхсән үз теләкләренә бәйле. Планеталар йогынтысы инновацион чолганыш, көтелмәгән ачышлар вәгъдә итә. Дөрес, Аждаһа өчен билгеле бер иске кыйммәтләр үзенең мөһимлеген югалта. Алар урынына прагматизм һәм элек булганыннан да зуррак максатка омтылучанлык киләчәк.

ЕЛАН (1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001)

Елан елында туганнар 2013 елга ашыкмыйча, үзгәрешләрне кабул итәргә теләмичә генә керәчәк. Әйләнә-тирәдәгеләрне игътибар белән күзәткәннән соң, алар күпмедер ераклыктан торып кабатларга мөмкин булган берәр кешене сайлап алачаклар һәм аның дөрес яки ялгыш эш-гамәлләреннән үрнәк алып үз тәртипләренә нигез салачаклар. Шулай да хакыйкый дөнья билгеле бер вакыт килеп җиткәч Еланны беркемгә дә карамыйча үзенә кыю адым ясарга өндәп караячак. Планеталар юнәлеше актив социаль тормыш вәгъдә итә. Еланга үзен-үзе кулга алып, ачыктан-ачык һәм нәшат төстә эш итәргә туры килер. Әгәр дә әлеге билге вәкилләре күләгәдән чыгу зарурлыгын тулысы белән аңласа, аларны уңыш көтә. Еланга хас булган дисциплиналылык нәтиҗәле төстә алга барырга ярдәм итәчәк.

АТ (1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002)

Ат елында туганнар 2013 елга зур өметләр белән аяк баса. Алар ел урталарында акланачак, чөнки бу вакытта астрологик йогынты кыюлык формалаштыруга юнәлдереләчәк һәм кешене изге максатын тормышка ашыруга этәрәчәк. Атларның көч-куәте тауларны урыныннан күчерә алырлык. Әгәр дә инде ниндидер сәбәпләр аркасында бу чор проектлары уңышсызлыкка дучар булса, Ат һаман саен ныграк төшенкелеккә бирелеп аларга кабат-кабат әйләнеп кайтачак. Мондый хәлләр булмасын өчен әлеге билге кешеләре тормыштан нәрсә өмет итүләрен төгәл күзалларга һәм үз мәнфәгатьләренә җавап бирми торган көрәштән кыю рәвештә баш тартырга тиешләр. Йолдызларның урнашуы Кара Елан елында нәкъ менә шушы эчке эшне тиешенчә башкарып чыгарга ярдәм итәчәк тә.

КӘҖӘ (1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003)

Кәҗә елында дөньяга килгән кешеләр 2013 елны узган елгы казанышларына таянып, тыныч кына, җай гына башлап җибәрә алалар. Эшләр сизелерлек артачак, ләкин бу уңышка йөз тотудан читләштерә, кәеф күтәренкелеген киметә алмый. Кәҗә ыгы-зыгы килмичә, юк-барга исе китмичә, эзлекле рәвештә һәм үзендә моңарчы барлыгын да белмәгән эчке бер инану белән эш итәчәк. Бу чорда планеталар социаль элемтәләрне алгы планга куя торган шартлар китереп чыгара. Тигез хокуклы һәм үзара файдалы элемтәләр бу билге кешеләренә ышанычлы рәвештә һәм нәтиҗәле төстә алга бару мөмкинлеге бирәчәк. Көз башында башкаларның карарларына һәм тышкы шартларга бәйлелек килеп туачак. Елны тиешле югарылыкта төгәлләү өчен Кәҗә дипломатлык сәләтен эшкә җигәргә мәҗбүр булачак. Һәм эшчәнлекне шундый ысул белән алып бару Елан елында Кәҗәнең төп коралы булачак.

МАЙМЫЛ (1920, 1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004)

Маймыл елында туган кешеләр 2013 елда, башлыча, үзләренең гөрләп яшәүләрен, чәчәк атуларын гына кайгыртачак. Бу максатка ирешү өчен аларның көчләре һәм мөмкинлекләре артыгы белән җитәрлек булачак. Маймыл бөтен тырышлыгын йортын тәртипкә китерүгә, җиһазлауга, гаилә бизнесын алып баруга юнәлдерәчәк. Болар бар да әйләнә-тирәдәгеләр күз алдында аның дәрәҗәсен арттыра һәм байлыгына ишарәли. Кытай йолдызнамәсе буенча бу билге кешеләре Елан елында романтик хыялларның бушлыгын аңлап, практик эш-гамәлләргә күчкәнгә дә бу эш аларга бик җиңел биреләчәк. Бернинди каршылык-киртәләргә илтифат итмичә максатка омтылу - 2013 елда Маймылның төп девизы әнә шундый.

ӘТӘЧ (1921, 1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005)

Елан елында күкләрнең йогынтысы Әтәч елында дөньяга аваз салган кешеләрдә тыелгысыз рәвештә һәрьяклап тормышның сыйфатын күтәрү теләге уятачак. Моңа кадәрге яшәү дәверендә Әтәчнең кыйбласын билгеләгән бөтен хис-тойгы, кичерешләр баш калкытачак. Әлеге билге вәкилләре күп нәрсәне тормышка ашырырга вакыт җиткәнен аңлаячаклар. Төп игътибарны изге максатларына китереп җиткерәчәк эш юнәлешләренә һәм социаль элемтәләргә туплый алачаклар. Бу юлда көтелмәгән һәм стандарт булмаган чишелешләр булуы ихтимал. Ахыр чиктә Әтәч алга куелган максатының чынга ашардай булу-булмавын чамалый алырлык вәзгыятькә аңлы рәвештә килеп җитәчәк. Буш хыяллар тарала, ә менә ирешә алырдайлары үзләреннән-үзләре кулга килеп керә.

ЭТ (1922, 1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006)

Эт елында туганнар 2013 елда даими үзгәреп торучы тирәлектә калачак. Яз азакларына хәтле алар актив төстә аралашуда. Шунысы гаҗәп, аралашулар сизелерлек якынаю белән төгәлләнә, элемтәләр җайга салына. Болар барысы көнчыгыш йолдызнамәсендәге әлеге билге вәкилләренең үз территориясен саклау, үзенең шәхси кыйммәтләрен һәм инануларын яклау буенча ныклы позициядә торуы фонында барачак. Йолдызлар йогынтысы нәтиҗәсендә туган ачыклык һәм үзара аңлашу мөстәкыйльлекне югалтмыйча мөнәсәбәтләрне беркетү мөмкинлеге бирә. Алга таба үзара тәңгәллекне, гармонияне тою күпмедер вакыт киеренкелектә тотачак һәм бу үзеннән-үзе көч һәм энергия тудырачак. Бу чорда бөтен көч шәхес каршылыкларына түгел, ә эшлеклелек өлкәсенә сарыф ителәчәк. Елан елы йомгаклары хәтта иң кыю өметләрне дә аклар.

ДУҢГЫЗ (1923, 1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007)

Дуңгыз елында туган кешеләр өчен Елан елы тыя алмаслык ашкыну-теләкләрне тормышка ашыру елы булачак. Ел башында әлеге билге вәкилләрен тормышның бар өлкәләрендә тамырдан үзгәрешләр кертергә мәҗбүр иткән вәзгыять килеп туачак. Планеталарның көчле һәм уңай йогынтысы Дуңгызны хәлиткеч адымнарга этәрә. Гаҗәеп рәвештә Дуңгыз сак кына эш итүче дипломаттан кинәт кенә сугышырга әзер торучы генералга әйләнә һәм аның юлына беркем дә аркылы төшә алмый. Нәкъ менә Кара Елан елында, ягъни 2013 елда Дуңгызлар шактый авыр булган озак сроклы проектларга алына алалар. Һәм булдырачаклар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250