Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Үзләре өйдә чакта әлмәтлеләрне талаганнар

Җинаятьче хуҗалары өйдә булган фатирга керергә курыкмаган. Аны сизми дә калганнар.

Фатирда ремонт бару сәбәпле, гаилә инструмент югалуын сизми дә калган. Аның булмавын соңыннан фатир хуҗабикәсе ачыклаган һәм иренә җиткергән. Гаилә башлыгы шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Вакыйга урынына чыгып, полицейскийлар каракның ир-ат булуын ачыклый – җинаять кылган вакытта видеокүзәтү камералары аның шәхесен теркәгән. Кадрларда егетнең подъездга буш кул белән керүе, ә аннан курткасында нидер яшереп чыгуы күренә.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклый алган. Ул элек шундый ук җинаятьләр һәм наркотик чараларның законсыз әйләнеше өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 29 яшьлек ир-ат булып чыккан. Перфораторны ул сату өчен урлаган.

Шикләнелүченең сүзләренә караганда, ул көнне танышына акча алу өчен кергән. Бер фатир яныннан үткәндә ачык ишеккә игътибар иткән, соңрак кереп карарга булган. Фатир эчендә перфораторны күреп, аны урларга булган. Ул аны өендә саклаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса