Әлмәт таңнары

Законсыз элемтә дә - урлашу

Хокук саклау органнарының эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, башкалар исәбенә баерга теләүчеләр бүген нинди генә хәйләләргә бармый һәм җинаятьчел ниятләрен тормышка ашыру өчен нәр- сәне генә кулланмый. Баксаң, милекне үз билге- ләнешендә файдаланмыйча да предприятиегә шактый гына зыян китереп була икән. "Татнефть" ААҖ объ- ектларында хокук бозу- ларны кисәтү буенча чаралар үткәргән...


Хокук саклау органнарының эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, башкалар исәбенә баерга теләүчеләр бүген нинди генә хәйләләргә бармый һәм җинаятьчел ниятләрен тормышка ашыру өчен нәр- сәне генә кулланмый. Баксаң, милекне үз билге- ләнешендә файдаланмыйча да предприятиегә шактый гына зыян китереп була икән.
"Татнефть" ААҖ объ- ектларында хокук бозу- ларны кисәтү буенча чаралар үткәргән вакытта "Тат- нефть-Сак" шәхси сак предприятиесе ҖЧҖнең хокук бозуларны профилактикалау службасы хезмәткәр- ләре "Татспецтранспорт" идарәче компаниясенең "Татбуртранс" ҖЧҖсендә эшләп киткән егетне тоткарлыйлар. Шофер булып эшләгәндә яшь әлмәтле барлык автомашиналарга диярлек иркен рәвештә үтеп керә алган. Юк, аны ягулык та, автомобильләрнең запас частьлары да кызыктырмаган. Аны башка матди кыйммәтләр җәлеп иткән. Әрсез хезмәткәр телефоннан чит исәпкә рә- хәтләнеп аралашырга уйлаган. Узган елның де- кабрендә ул "КАМАЗ" вахта автобусыннан иярчен навигация системасының борт блогыннан алган сим-картаны урлый. Аны үзе- нең кесә телефонына урнаштырып, гыйнвардан сентябрь аена кадәр аралаша һәм интернет хез- мәтләреннән файдалана. Законсыз телефон элемтәсе "Татбуртранс" ҖЧҖгә 12 мең 600 сум зыян китерә.
Хокук сакчылары яшь шофер биографиясендә мондый очракларның бердәнбер генә түгеллеген дә ачыклый алдылар. Майдан башлап сентябрьгә кадәр ул шундый ук юл белән урлаган тагын бер сим-кар- тадан файдалана. Хезмәткәрнең аралашу сеанс- лары бу юлы предприятиегә 8 мең 600 сумга барып төшә.
Гомуми зыянның җәм- гысе 21 мең сумнан артып китүен санау авыр түгел. Октябрь башында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дознание бүлеге РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатты. Яшь кешенең үз гаебен - урлашу дип бәяләнгән кырын гамәлләрен танудан гайре чарасы калмады.
Н.КЛЮЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров