Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында берәү йорт хуҗасыннан ут төртеп үч алган

Агымдагы елның май аенда Әлмәт районының Габдрахман авылында янгын сүндергән вакытта бер йортта ир-ат гәүдәсе табыла.

Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексында каралган  105 маддә буенча  җинаять эше кузгатылган.

Җинаять кылуда 30 яшьлек ир-ат гаепләнә. 30 июньдә ул хокук саклау органнары тарафыннан тоткарлана.

Беренчел фаразлар буенча, шикләнелүче ир-аттан аның  өендә күпмедер вакыт яшәп торырга сораган булган. Шунысын  билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүченең өендә тагын бер кеше яшәгән. 

Җинаять кылганчы берничә көн алдан ир-атлар хәмер эчкән һәм шикләнүче белән зыян күрүче арасында низаг туа. Шуннан соң  йорт хуҗасы кунакны куып чыгара.  Җинаятьче бу йортка төнлә әйләнеп кайта һәм ишекне тактага белән терәп, аңа ут төртә. 

Янгында йорт хуҗасы һәлак булган. Аның дусты ут капкан йорттан чыга алган. 

Сорау алу барышында җинаять кылуда шикләнелүче ир үз гаебен өлешчә таныган. Аңа карата сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.  Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса