Әлмәттә ялган машина йөртү таныклыгы кулланган өчен бер ир-ат хөкем ителде
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ялган машина йөртү таныклыгы кулланган өчен бер ир-ат хөкем ителде

Судта 37 яшьлек машина йөртүче Җинаять Кодексының 327 нче маддәсе 3 нче өлешендә каралган хокук тәртибен бозуда гаепле дип табылган.

Агымдагы елның 23 июнендә ир-ат Казан — Оренбург трассасында юл-патруль хезмәте инспекторына ялган машина йөртү таныклыгы күрсәтә.

Ул үз гаебен тулысынча таныган һәм суд аңа ике айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары үз көченә кергән.