Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ябыгасы килгән әлмәтлене хөкем иткәннәр

Ханым интернет-кибеттә ябыгу чарасына заказ бирә, әмма аның составында көчле матдә булып чыга. Әлмәттә яшәүче бер ханымга җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм миллион сумга кадәр штраф салу куркынычы яный.

Авырлыкны тизрәк ташлау теләгенең ахыры аяныч. Катгый диета һәм спорт белән шөгыльләнү урынына 32 яшьлек әлмәтле азык-төлек өстәлмәләре ярдәменә таяна. Артык килограммнардан котылу турындагы вакыйга гыйнвар аенда ук башлана.
Заказ Казахстан Республикасындагы товар җибәрүчедә рәсмиләштерелә һәм 2970 сумга барып төшә. Ябыгу чарасы составында сибутрамин да була, ул 2008 елның гыйнварыннан Россиядә көчле тәэсир итүче матдә дип санала. Димәк, чит ил аша аны чыгару Җинаять кодексы буенча тыела.


Бу хакта белсә дә, ханым үзенекен эшли. Әлеге маддә буенча аңа 7 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм миллион сумга кадәр штраф салу куркынычы яный. Әмма суд аның үкенүен, элек хөкем ителмәвен, 2 балигъ булмаган баласы барлыгын исәпкә ала һәм 2 ел сынау вакыты белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә.


Белгечләр сатып алуларның составына игътибар юнәлтергә киңәш итә. Россиягә кертү тыелган матдәләр исемлеге белән Федераль таможня хезмәте сайтында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса