Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Урында ук тотылды

Әлмәттә азык-төлек кибете хуҗасы каракны тоткарлады. Ир төнлә тәрәзә аша кибеткә үтеп керә һәм тәмәке урларга тели.

Җинаять урынына барып җиткән оператив-тикшерү төркеменә вакыйганың шартларын тикшерергә генә кала, чөнки зыян күрүче  үзе каракны тоткарлап, полиция вәкилләре кулына тапшыра.
 

Ачыкланганча, беркайда да эшләмәүче, элек тә караклык, талау һәм наркотик матдәләрне законсыз сатып алу өчен берничә тапкыр хөкем ителгәне булган 45 яшьлек Чирмешән районы кешесе, сак сигнализациясе булмавына инангач, зур булмаган сәүдә нокталарына үтеп кереп, ашамлыклар һәм спиртлы эчемлекләр урларга гадәтләнгән була. 28 ноябрьдән 29 ына каршы төндә ул Ленин урамында урнашкан бер кибетне таларга карар итә. “Монтажка” белән коралланып, тәрәзә аша кибеткә үтеп керә. Залга үтеп, пакетына сигаретлар тутыра башлый. Тик бу вакытта көтмәгәндә сәүдә залында ир-ат – кибет хуҗасы пәйда була һәм кисәтү өчен тавыш пистолетыннан ата башлый. Карак куркып кала, пакетын ташлап, тәрәзә аркылы чыгып кача. Әмма бу вакытта, бәхеткә, кибет яныннан полициянең патруль-пост экипажы үтеп бара торган була. Тәртип сакчылары талаучыны шунда ук тоткарлыйлар һәм бүлекнең дежур частена китерәләр.
 

Тикшерү гамәлләре үткәрү барышында тоткарланучы гаебен таный, шуңа охшашлы тагын 7 талау очрагы турында сөйләп бирә. Тикшерүчеләр ачыклаганча, урланган ашамлыкларны ул сата һәм үзе куллану өчен наркотик матдәләр сатып ала торган була.
 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү бара.

 

Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: полиция