Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Бер төркем әлмәтлеләр акчаларыннан колак каккан

Әлмәтлеләр мошенникларга акча күчерү өчен банкларда кредитлар рәсмиләштерә, дип белдерә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.

Алданган гражданнарндан гаризалар полициягә көн саен кабул ителә. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә мондый фактлар турында ишетеп белә, әмма үзләре дә мошенниклар тозагына эләккән.

Шушы көннәрдә шәһәрдә яшәүче 33 яшьлек ханым бушлай игъланнар бирү сайтында балалар коляскасын сатарга омтылып, 9 мең сум акчасыннан колак каккан. 63 яшьлек пенсионер эшкә урнашу өмете белән 170 мең сум күләмендә кредит белән эшсез калган. Мошенниклар зыян күрүче хатын-кыз ярдәмендә онлайн банкка кергән, аңа кредит рәсмиләштергән һәм бөтен сумманы үзләренә алган. Шәһәрдә яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз пандемия вакытында матди ярдәм күрсәтү тәкъдименә алданган, нәтиҗәдә картасының мәгълүматын әйтеп, 3575 сум акчасыннан колак каккан.

34 яшьлек тәрҗемәче хатын-кыз 4500 сумнан мәхрүм калган. Аңа берир-ат шалтыратып, үзен Әлмәт шәһәренең ЮХИДИ башлыгы булып таныштыра. Ул чит ил делегациясе килүен һәм тәрҗемәче хезмәте кирәклеген хәбәр итә. Хатын моңа риза була һәм күрсәтелгән адрес буенча барганда ир-ат янә шалтыратып, чит ил кунакларының кәрәзле телефоннарына акча салуны сорый. Зыян күргән хатын ике төрле абонент номерына барлыгы 4500 сум күчерә. ЮХИДИга килеп, полиция хезмәткәрләре белән аралашкач кына ханым аны алдауларын аңлый.

Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча «Мошенниклык» маддәсендә буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса