Әлмәт таңнары

Тәртипсез тормыш – аяныч

23 августтан 24 августка кадәр булган төндә Әлмәт районының полиция бүлегенә бер хатын-кыз шалтырата: "Милиция, тизрәк килеп җитегез, монда Бахорин урамындагы йортта бер хатын-кызга кададылар". Тикшерү-опе- ратив төркем кичекмәстән билгеле адрес буенча Урсалы микрорайонына юл ала. Чыннан да, биредәге бер йортта җинаять кылынып, яшь бер хатын үлгән була. Аның гәүдәсендә...

23 августтан 24 августка кадәр булган төндә Әлмәт районының полиция бүлегенә бер хатын-кыз шалтырата: "Милиция, тизрәк килеп җитегез, монда Бахорин урамындагы йортта бер хатын-кызга кададылар". Тикшерү-опе- ратив төркем кичекмәстән билгеле адрес буенча Урсалы микрорайонына юл ала. Чыннан да, биредәге бер йортта җинаять кылынып, яшь бер хатын үлгән була. Аның гәүдәсендә пычак белән кадаудан калган җәрәхәт эзләре табыла. Канлы кухня пычагы янә-шәдә генә ята. Берничә сә- гатьтән соң шушы җинаятьне кылуда гаепләнүче - 1964 елда туган, инде берничә тапкыр хөкемгә тартылган бер ир-ат тоткарлана. Вакыйгалар исә болайрак була.
Авыл йортында тынычлык инде күптәннән бул- мый. Йорт хуҗасы - өлкән яшьтәге ханым монда үзенең 36 яшьлек беркайда да эшләмәүче кызы, кечкенә оныгы һәм пәрвайсыз кияве, төгәлрәк әйткәндә, кызының сөяркәсе белән бергә гомер кичерә. Җәйге чорда 8 яшьлек оныгы да интернаттан әнисе һәм әбисе янына кунакка кайткалап йөри. Өлкәннәр очраклы эшкә йөриләр, акчаларын исә хәмергә тотып бетерә баралар: бөтен дөньяларын онытып эчәләр, шикле компанияләр җыялар, шушында ук талашалар, сугышалар. Җирле участок инспекторы Олег Резанов әлеге гаиләгә еш килеп йөри һәм даими рәвештә кисәтүләр ясап тора.
Җинаять буласы көнне дә үлгән хатынның кызы күршеләренә йөгереп керә һәм йортта булган хәл- ләрне сөйли: өйдә тыныч түгеллеген, әнисенең Нә-фис абыйсы белән бик каты талашуын һәм ашарга юклыгын хәбәр итә. Ә инде берничә сәгатьтән соң балага ирексездән җинаять шаһиты булырга туры килә.
Җинаять кылынган урыннан качкан ирне бө-тен авыл белән эзлиләр. Бераз вакыттан соң полициянең оператив-эзләү чаралары уңышлы төгәл-ләнә: 47 яшьлек җинаять кылуда гаепләнүче тоткарлана һәм кичекмәстән дежур бүлеккә китерелә. Ир-ат исерек булса да, үзе белән нәрсә булганын яхшы хәтерли. Хәзерге вакытта әлеге эшне Әлмәт шәһәр прокуратурасы тикшерә. Бу ир җинаять кылуда гаепле дип табылган очракта, ул җиденче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылачак.
С.Касыймова, Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтенең өлкән инспекторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 января 2018 в 16:18
    Әлмәт ветераны альпинизм буенча ярышта I урын алды Якташыбыз альпинизм буенча Татарстанның ачык кубогында I урынны яулады.
    39
    0
    0
  • 23 января 2018 в 16:02
    Әлмәттә үзенчәлекле бәйге узды [+ФОТОЛАР] Юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатын күздә тотып Әлмәттә Кыш Бабай призларына эстафета оештырылды.
    27
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:35
    Әлмәтнең яшь мөгаллимәләре ярыша «Ел тәрбиячесе – 2018» шәһәр бәйгесе кысаларында быел беренче тапкыр яшь мөгаллимнәр арасында «Педагогик дебют – 2018» бәйгесе булып узды.
    72
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:08
    Әлмәтнең яшь гаиләсендә икеләтә шатлык Гаиләдә беренче булып туган балага бирелүче пособиене алуга документлар тапшырган тәүге Әлмәт гаиләсе шушы көннәрдә дәүләт ярдәменнән файдаланды.
    66
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:05
    Өмет өзелде: Төркиядә Гөлсем ханым табып алып тәрбияләгән Россия егете Өмет вафат Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
    151
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:19
    Биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән Малай хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә.
    80
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:56
    ВУЗ-2018: УКЫРГА КЕРҮНЕҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ Арбаны кыштан ук әзерләргә кирәк, диләр бит. Шуңа 11нче сыйныфта укучылар кайсы университетка керүләрен бүгеннән уйлап кую яклы. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бернинди үзгәрешләр булмаячак, дисә дә, алдан белешеп куюың яхшырак. 2018 елда вузларга укырга керүдә нинди яңалыклар көтелә – бүген «Ялкын» шуның турында сөйли.
    91
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:38
    В Татарстане мама, спасая своих детей на пожаре выкинула их из окна В Татарстане мама, спасая своих детей на пожаре выкинула их из окна НОВОСТИ 22 января 2018, 13:51Короткая ссылка Полугодовалый малыш от полученных травм при падении скончался в больнице. 30-летняя девушка из Лениногорска потеряла сына из-за паники. Пожар на улице Спортивная, 2 произошёл 21 января в полночь, когда все спали. Испуганная Валентина Р., чтоб спасти своих детей, решила действовать опрометчиво. Девушка, открыв окно по очереди сбросила со второго этажа сначала своего двухгодовалого ребёнка, а за ним и полугодовалого.
    144
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:26
    В муниципалитетах Татарстана пройдут семинары для членов избирательных комиссий Семинары состоятся 23 — 25 января для членов избиркомов Апастовского, Балтасинского, Буинского, Дрожжановского, Кайбицкого и Кукморского районов.
    50
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:10
    Икмәк валчыгы өчен чәнчеп үтергән Түбән Кама суды иптәшен чәнчеп үтергән 67 яшьлек Иван Андроновка хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә “Эфир” телеканалы. Ир 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
    57
    0
    0
  • 23 января 2018 в 10:55
    200 һәм 2000 сумлык купюраны кабул итмәгән өчен 50000 штраф түләтәчәкләр 200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша кыйбаткарак бәягә сатарга тырышалар. Ә кайбер сатучылар, киресенчә, яңа номиналлы акчаны кабул итәргә теләмиләр.
    68
    0
    0
  • 23 января 2018 в 10:50
    Танцы на шесте для детей: «Обучаю с нуля! Беру всех, всех, всех» В Закамье бурно обсуждают спортивные занятия для дошкольников «на грани»
    89
    0
    0
  • 23 января 2018 в 10:44
    Ябыгам, дисәң... Еллар сынавы узган талгын көй ябыгырга теләүчеләргә булыша икән. Америка галимнәре тикшеренүләре күрсәткәнчә, табында утырганда нинди көй тыңлауга карап, кеше күбрәк яки азрак ашарга сәләтле, имеш. Әлеге бәйлелекне белгечләр тәҗрибә ярдәмендә ачыклаган.
    89
    0
    0
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки