Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Наркотик саклаган әлмәтлене хөкем иттеләр

35 яшьлек әлмәтле РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган «зур күләмдә наркотик чараларны сату максатыннан башка законсыз сатып алу һәм саклау»да гаепле дип таныла.

Судта билгеле булганча, агымдагы елның 5 мартында ул наркотик кулланган килеш Төзүчеләр проспектындагы бер йортның подъездында 0,60 грамм күләмдә наркотик ала.

Әлмәтле аны үзе куллану өчен саклый. Полиция хезмәткәрләре шул ук көнне шәхси тикшерү барышында аңарда наркотик булуын ачыклый.

Әлмәтле үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 6 айга ирекгеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса