Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында «Тоннель» операциясе вакытында 11 тәртип бозучыны ачыклаганнар

Операция 29 июньдә узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «ТОННЕЛЬ» профилактик операциясе үткәрде. Ул исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын тикшерүгә юнәлтелгән иде.

Бер сәгать эчендә юл-патруль хезмәте инспекторлары 130 машина йөртүчене тикшерде һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Алар арасында:

ОСАГОсыз - 6;

документсыз – 3; 

билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән машинаны йөртү– 1;

куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 1.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса