Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле поши үтергән өчен хөкем ителгән

Ике ир-ат хайванны законсыз аулаган.

Әлмәт шәһәр судында пошиларны законсыз аулау турындагы эш каралды. 2020 елның августында Әлмәттә яшәүче Түбән Кама кешесе белән бергә Буа-Чишмә аучылык хуҗалыгының урманына ауга килә. Алар икәүләп дүрт пуля белән поши атып үтерә.

Җинаятьчеләр үз гаепләрен таныган.
Әлеге җинаять өчен 50 000 сумнан 1000 000 сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 3 елдан 5 елга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә җәза каралган.
Шулай ук моның өчен 3 елга кадәр билгеле бер вазифаларны биләп торудан яки 3 елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса