Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Бер Әлмәтле полиция хезмәткәрен мыскыл иткән өчен 30 мең сум штраф түләячәк

Ир үз гамәлләрендә тәүбә иткән.

Әлмәттә 39 яшьлек ир-атны полиция хезмәткәрен мыскыл иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

2020 елның 29 мартында хөкем ителүче исерек хәлдә район полиция бүлеге бинасында булган, анда сүгенү сүзләрен кулланып полиция хезмәткәрен мыскыл итә. 
Суд ирне РФ Җинаять кодексының 319 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан - "хакимият вәкилен мыскыл итү". 

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Суд тарафыннан аңа дәүләт кеременә 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса