Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле танышының акчасын үзләштермәкче булган

Танышының банк картасын урлаган 39 яшьлек әлмәтлегә хөкем карары чыгарылды.

Судта билгеле булганча, узган елның  март аенда әлмәтле танышында кунакта була.  Хуҗа кеше белән бәйрәм иткәннән соң, ул аның йокыга китүеннән файдаланып, банк картасын урлый. Хатын-кыз  картада 8 мең сум күләмендә акчаны алган була.  

 Әлеге ханым тулысынча үз гаебен таныган һәм  зыянны каплаган. Суд аны бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә сигез айга ирегеннән мәхрүм итү   рәвешендәге җәза билгеләгән.  Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса