Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле 8 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан

Ханым  Казаннан Әлмәткә 200 сумга китәргә теләгән.

Әлмәттә яшәүче 40 яшьлек ханым юлдашларны эзләү сервисы аша сәфәрне броньларга тели, тик нәтиҗәдә, мошенникларга  белән очраша. Казаннан Әлмәткә 200 сумга китәргә омтылып, ул 8 мең сумнан артык акчасыннна колак каккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ханым  Александр исемле шофер белән элемтәгә кергән. Язылуны алар кушымтада дәвам иттеләр. Александр хатын-кыздан сәфәрне броньлап, 20 сум акча кертүен сорый. Ир аңа  заказны броньлауның стандарт формасын хәтерләтүче сылтама җибәргән. Хатын-кыз үз картасының мәгълүматларын, шул исәптән картаның кире ягыннан CVV-кодны да кертеп, «раслау» кнопкасына баскан. Шуннан соң смс-хәбәрләр килә башлый. Тиздән ул үзенең картасыннан анда булган барлык акчаларны — 8700 сумны күчерелүен ачыклый.

Ел башыннан бирле Әлмәт территориясендә шундый 5 алдау очрагы теркәлгән. Полиция кешеләрне мошенникларның мондый берләшмәләрдә теркәләр дип кисәтә. Алдау схемасы шактый гади — җинаятьчеләр берләшмә битендә теркәлә һәм үзләрен шофер дип таныштыра, алдан өлешләп яки тулысынча түләүне таләп итә һәм сайтка охшаган башка сайт мәгълүмаларын җибәрә.  


Мошенникларның корбаны булмас өчен, хокук сакчылары хезмәтләрне онлайн режимында ышанырга мөмкин булган ресурсларда гына түләргә киңәш итә. Әгәр конкрет сервис аша түләү таләп ителә икән, хәбәрләрдәге сылтамалар буенча күчәргә кирәк түгел, ә сайт адресын кулдан кертергә кирәк.

Зур платформада мошенниклык белдерүе ачыкланган очракта, бу хакта сервис администрациясе сөйләргә яхшырак. Мәсәлән, BlaBlaCar машина йөртүченең профилендә шикаять калдыру мөмкинлеге бирә. Акча түләп тә, сезне кирәкле урынга алып бармаганнар икән, бу хакта хәбәр итәргә кирәк. 

Таныш булмаган кешеләр җибәргән сылтамалар буенча да күчәргә ярамый.  Сервис алдан түләүне сорауны тыя һәм акчаны алдан күчерергә киңәш итми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса