Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле балигъ булмаган бала белән якынлык кылуда гаепләнә

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органы Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Ир-ат 14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләрендә гаепләнә. 

"Тикшерү версиясе буенча 2017 елның августында Тукай районында ял базасы территориясендә гаепләнүче 2010 елда туган кыз балага карата ике тапкыр җенси характердагы гамәлләр кылган. Соңрак Әлмәт шәһәрендәге бер мәктәп территориясендә ул янә бер балага карата җинаять кылган", - дип хәбәр итә ТР буенча РФ Тикшерү комитеты. 
Бу хәл турында кыз бала әнисенә берничә айдан соң гына сөйләгән. Баланың әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. 


Шуннан соң җинаятьчене тоткарлыйлар. Гаепләнүче 8 ел элек ике яшүсмергә карата бозык гамәлләр кылган өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган. 
Ир үз гаебен танымаган. Суд аны сак астына алу рәвешендә чикләү чарасын сайлый. 

Җинаять эше судка тапшырылган.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса