Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт төрмәсенә наркотик кертергә теләгән егет тоткарланган

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең наркотикларга бәйле җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә элек хөкем ителгән ир-ат колониягә наркотиклар кертергә ниятли, дип хәбәр килә. Оператив-эзләү чаралары барышында мәгълүматлар раслана.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек егет «ВАЗ» автомобилендә төзәтү колониясенә килеп, койма аша арбалеттан ук җибәрергә уйлаган. Урынга килеп җиткән колония хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый һәм наркотикка охшаган матдә салынган полимер төргәк табып ала. Тоткарланучының машинасыннан арбалет табыла, янәшәсендә очына скотч белән төргәк беркетелгән ук та була. Тикшерү барышында аның эчендә наркотик булуы ачыклана.
Тоткарланучының сүзләренә караганда, наркотиклар алга таба төзәтү колониясе территориясендә сату итү өчен билгеләнгән. Медицина тикшерүе мәгълүматлары буенча, тоткарланган кеше үзе дә наркотик кулланган булган. Аңа карата РФ Административ хокук бозу кодексының 6.9 маддәсе буенча административ беркетмә төзелә. Мировой судья карары белән шикләнелүче 6 тәүлеккә кулга алына. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса