Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Хәрби хезмәттән качып йөргән әлмәтле штраф түләячәк

20 яшьлек әлмәтле хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаган килеш, хәрби хезмәткә чакырылуны санга сукмаган өчен хөкем ителде.

Шәһәр прокуратурасы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта 2018 елның сентябреннән 2019 елның мартына кадәр хөкем ителүченең, хәрби хезмәт үтәргә яраклы дип танылган килеш, берничә мәртәбә җитди сәбәпсез Әлмәт шәһәренең хәрби комиссариаты бүлегенә хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга килмәве, шул рәвешле чакырылыштан качып йөрүгә сәбәбе булмавы ачыкланды, дип хәбәр итте ТР Прокуратурасы.

Әлмәтлегә хәрби хезмәттән качып йөргән өчен җинаять җаваплылыгы турында хәбәр ителгән була. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Аңа 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото:архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса