Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт эшмәкәре эшчәнлеге 15 тәүлеккә туктатылды

Ул махсус эпидемиологик режим таләпләрен бозган.

30 сентябрь көнне рейд вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан махсус эпидемиологик режим таләпләрен бозу очраклары теркәлгән.

Белоглазов урамындагы йортларның берсендә урнашкан сәүдә ноктасы хуҗасы шәхси саклану чарасыннан башка эш урынында булган.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан аны закон белән билгеләнгән җаваплылыкка тарту өчен материаллар әзерләнгән.

5 октябрьдә Әлмәт шәһәр суды карары белән эшмәкәргә 15 тәүлеккә эшчәнлеген туктатып тору рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

37 яшьлек эшмәкәр эпидемиологик режим таләпләрен инде икенче тапкыр бозган. 29 июльдә Әлмәт шәһәр суды карары белән ул 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса