Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт полиция хезмәткәрләре урланган велосипедны хуҗасына кайтарды

Әлмәт полиция хезмәткәрләре кеше милкен урлауда шикләнүченең шәхесен ачыклап, аны тоткарлаган.

Велосипед хуҗасы транспорт чарасын Ленин урамындагы йортларның берсе каршында, ишек янында калдырган була. Зыян 18 мең сум тәшкил иткән.

Оператив чаралар барышында зыян салучы полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. 46 яшьлек ир-ат моңа кадәр дә  җинаять җаваплылыгына тартылганы ачыклана. Урланган велосипедны җинаятьче үз өендә балконда саклаган.

Велосипедның законлы хуҗасы тәртип сакчыларына рәхмәт белдергән “Бик оператив эшләделәр”,- дигән ул.

Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ел башыннан Әлмәттә 9 велосипед урлау очрагы теркәлгән.Күп очракларда ике тәгәрмәчле транспорт чарасын йорт подъездларыннан, урамнардан, кибетләрдән һәм башка җәмәгать урыннарыннан урлыйлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса