Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә бер хатын-кызны исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен хөкем иттеләр

Аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгәннәр

Әлмәттә яшәүче 58 яшьлек хатынны 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Шунын белән аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Судта хатын-кызны "Исерек булганда машина белән идарә итү" маддәсе буенча административ җәзага тартканнар.

Агымдагы елның июнь аенда хөкем ителүченең, эш сменасы тәмамланганнан соң, көндез үз автомобиленең салонында шампан шәрабын эчеп, өенә кайтуы ачыкланган. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты.

Элегрәк шул ук елның май аенда ул шул ук маддә буенча административ җаваплылыкка тартылган һәм аңа билгеләнгән хөкем карары буенча, ул транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 18 айга мәхрүм ителгән 30 мең сум күләмендә штрафланган, янә җинаять кылган вакытта әлеге җәза срогы бетмәгән булган.

Хөкем карарына шикаять белдерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса