Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә хатын-кыз ирен үтергән

Әлеге җинаять Зәй-Чишмә авылында булган.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 15 октябрьдә Әлмәт районының Зәй-Чишмә авылында 38 яшьлек хатын-кыз исерек хәлдә 54 яшьлек ире белән ачуланышкан. Низаг килеп чыккан һәм ул иренең муенына ике тапкыр пычак белән кадаган.

Яралардан ир-ат шунда ук үлгән. Кылган гамәлләреннән соң хатын ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыртмыйча, хәмер эчүен дәвам иткән. Икенче көнне танышына бу хәл турында хәбәр иткәч кенә, ул полиция чакырткан.

 

Шикләнелүченең амораль яшәү рәвеше алып баруы турында ир-ат әйткән сүзләр рәхимсез үтерүнең сәбәбе булган.
 

Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча (кеше үтерү) җинаять эше кузгаткан.
 

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм сак астына алынган. Тикшерү үткәрелә.
 

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса