Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

46 яшьлек әлмәтле велосипед урлауда гаепләнә

19 май көнне 42 яшьлек әлмәтле полиция бүлегенең дежур частенә велосипед урлау турында хәбәр итә.

Көндез ул велосипедын Ленин урамындагы йортларның берсе каршында, ишек янында калдырган була. Зыян 18 мең сум тәшкил иткән.
Оператив чаралар барышында полиция хезмәткәрләре каракны ачыклап, аны тоткарлый. 46 яшьлек ир-ат моңа кадәр дә  җинаять җаваплылыгына тартылган була.

Урланган велосипедны җинаятьче үз өендә балконда саклаган  һәм әле сатарга өлгермәгән була. 

Хәзерге вакытта аңа карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Шикләнелүченең шундый ук җинаятьләргә катнашы булуы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса