Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар Әлмәт фирмасын 1 миллион сумга алдаган

Балык консервлары җитештерү белән шөгыльләнүче Әлмәт компанияләренең берсе көнбагыш мае сатып алырга булган.

 Интернет челтәрендә отышлы тәэмин итүчегә юлыккач, фирма хезмәткәре аның белән элемтәгә кереп, барлык килешү шартлары турында сөйләшә. Килешү буенча товар һәм транспорт чыгымнарын тулысынча түләп бетергәннән соң гына, продукция тәэмин итүче тарафыннан китерелергә тиеш булган. Гомуми югалткан сумма 1 145 000 сум тәшкил иткән. Әмма барысы өчен акча түләнгәннән соң, "тәэмин итүчеләр" элемтәгә чыкмый.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы интернет-сайтлар ярдәмендә килешү төзегәндә, сәүдә партнерының ышанычлылыгын тикшерергә киңәш итә. Шикләнгән очракта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса