Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Чит кеше акчасын үзләштергән әлмәтле хөкем ителде

Чит кешенең банк картасыннан акча урлаган әлмәтлене хөкем иттеләр.

Картаны ул агымдагы елның гыйнвар аенда тротуарда табып ала. Бу факт тикшерү барышында ачыкланган. Табылган карта пароль җыймыйча да түләүләрне башкарып була торган булып чыга. Әлмәтле исә моннан файдаланып, өч кибеттә товарлар өчен карта белән 3900 сум түли. Шуннан соң карта хуҗасы аны блокка куя.

Оператив тикшерү чаралары барышында акча үзләштерүче хокук саклау органнары тарафыннан тоткарлана. Аңа карата җинаять эше кузгатыла.

Полиция бүлегендә ул үз гаебен тулысынча таный һәм зыян күрүчегә акчаларны кире кайтара.

Суд аңа кеременең 20% дәүләт хисабына тотып калу һәм җиде айга төзәтү эшләре рәвешендәге җәза билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса