Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланды

Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге социаль челтәрләрне мониторинглау вакытында экстремистик эшчәнлеккә каршы торуга кагылышлы закон бозу очрагын ачыклаган.

Тикшерү өчен эш прокуратурага тапшырылган. Популяр бер челтәрдә 2019 елның 14 гыйнварында шәһәрнең бер кафесында Кавказ милләте гражданнары яшь егетне кыйнаулары турында пост бастырыла. Мониторинг уздыру барышында хокук саклау органнары югарыда күрсәтелгән пост астында милләтара нәфрәт уятуга юнәлтелгән комментарий калдырган бер гражданинның шәхси сәхифәсен ачыклаган.

«Күрсәтелгән шартларда ул адәмнең гамәлләрендә административ хокук бозу составының статьяда каралган билгеләре карала РФ Административ Хокуклар бозу Кодексының 20.3.1.матдәсе буенча — нәфрәт яки дошманлык уятуга, шулай ук җенес, раса, милләт, тел, чыгыш, дингә мөнәсәбәт билгеләре буенча кеше яисә төркем затларның абруен төшерүгә, шулай ук нинди дә булса социаль төркемгә керүгә юнәлдерелгән гамәлләр, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларыннан яки мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып, „Интернет“ челтәрен дә кертеп, һәм бу гамәлләр җинаять җаваплылыгына тартылмаган очракта», - дип хәбәр итә Әлмәт прокуратурасы.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданинга карата административ эш кузгату турында карар чыгарылган, ул шәһәр суды тарафыннан карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде. Аңа 10 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса