Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә тагын берәүне велосипедсыз калдырганнар

Әлмәтлеләрдән велосипедларын йорт подъездларында, урамда, кибет яннарында озак вакытка караучысыз калдырмауларын сорыйлар.

Шушы көннәрдә 8 Март урамындагы йорт подъездыннан 8000 сумлык велосипедны урлаганнар. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге җинаять кылган затларны ачыклау юнәлешендә эшли.

Бу очрак буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Велосипедларны урлау очракларының төп сәбәбе, кагыйдә буларак, гражданнарның үз милекләрен җавапсыз каравы.

Еш кына зыян күрүчеләр үзләренең ике тәгәрмәчле транспорт чарасы турында кайгыртмый, аны ишегалларында, йорт подъездларында, скверларда һәм паркларда, кибет янында караучысыз калдыра.

Әлмәт полициясе гражданнарны куркынычсызлык һәм үз милкен саклау кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса