Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерүләр дәвам итә

Кичә Әлмәттә битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерү барышында РФ Административ хокук бозулар кодексындагы 20.6.1 маддәсе нигезендә 32 беркетмә төзелгән.

Полиция хезмәткәрләре шәһәр халкын җәмәгать урыннарында, транспортта, кибетләрдә тикшерә.

Хокук бозучыларга карата беркетмә төзелә, алар буенча суд штраф күләме турында карар чыга.

Исегезгә төшерәбез, битлек-перчатка режимы җәмәгать транспортында, таксида, шулай ук кибетләрдә үтәлергә тиеш.

Ә менә битлекләрне җәмәгать урыннарында, ягулык станцияләрендә, паркларда, вокзалларда, стадионнарда, лифтларда, йортларның баскыч мәйданчыкларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда кияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса